Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2024, 17:55

Казан Мэриясе укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен татар телен укытуның заманча ысуллары буенча семинар үткәрәчәк

Спикер сыйфатында «Полиглот» реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров чыгыш ясаячак

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

25 нче гыйнварда мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен татар телен укытуның заманча ысулларына багышланган «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле ысуллары» дигән семинар үткәреләчәк. Аны 600 дән артык кеше өчен оештыралар. Мәйданчыкта педагоглар тәҗрибә уртаклаша алачак.

Семинарда спикер буларак РФ Хөкүмәтенең мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы Дмитрий Петров чыгыш ясаячак. Шулай ук семинарга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов чакырылган.

Семинар 2021 елда старт алган «Татар телен укытуның мавыктыргыч, нәтиҗәле ысуллары» дип аталган лекцияләр циклының дәвамы булачак.

Чара 13:00 сәгатьтә Ю.Әхмәтҗанов юлы, 9, 2 нче корпус адресы буенча 11 нче күп профильле лицейда башланачак. Теркәлү 12:30 сәгатьтә башлана.

Семинар шәһәр Мэриясе һәм Казан Мәгариф идарәсе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән оештырыла.

Барлык яңалыклар