Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2023, 10:36

Казан Мэриясе дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе дип танылды

Башкарма комитет эшен бөтенроссия ачык конкурсының федераль экспертлары югары бәяләгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июль). Ачык бөтенроссия конкурсында Казан Мэриясен илдә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе дип таныдылар. Башкарма комитет эшен федераль экспертлар югары бәяләгән. Конкурс нәтиҗәләре Ханты-Мансийскида Бөтенроссия милли бердәмлек форумында игълан ителде. Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда лидерлыгы очраклы түгел. «Без моңа системалы рәвештә игътибар, вакыт һәм финанслар бирәбез һәм алга таба да бирәчәкбез», – дип ышандырды шәһәр башлыгы.

Шәһәрдә дә, Татарстанда да гасырлар дәвамында булган күпмилләтле яхшы күршелек дөньясы – Казанның иң зур горурлыгы һәм байлыгы, дип өстәде. «Без моны кадерләп саклыйбыз, кайгыртабыз, балаларга һәм Казанга яңа килгән кешеләргә сеңдерергә тырышабыз. Бу – безнең күпмилләтле җиребезнең чәчәк атуының төп нигезе», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Казанның дәүләт милли сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде. Ул бу өлкәдәге башка мөһим вакыйгаларны да искә төшерде. Әйтик, узган елның декабрендә Казанның «Туган телләр поезды» милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә V Бөтенроссия иң яхшы практикалар конкурсында җиңде. Казаннан килгән заявкага «Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешма һәм инициатив төркемнәрдән иң яхшы практикалар» номинациясендә беренче урын бирелде. Бүләкләү июнь аенда Россиянең Иҗтимагый палатасында «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» конференциясендә узды. «Конкурска илнең 74 төбәгеннән барлыгы 492 гариза килде, ә «Туган телләр поезды» Татарстаннан җиңү яулаган бердәнбер катнашучы булды», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары «Апуш» татар балалар театр студиясенең уңышлары турында сөйләде. Яшь артистларның беренче «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивалендә җиңде. Казан труппасы куелышын «Иң яхшы балалар спектакле» дип таныдылар һәм яңа спектакль булдыру өчен 250 мең сум күләмендә грант белән бүләкләделәр. «Бу әлеге конкурста Татарстанның беренче җиңүе, төгәлрәге, өчләтә җиңү. «Апуш» студиясе «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңде», – диде Гүзәл Сәгыйтова. Ул җиңүчеләрне Пермьдә бүләкләделәр дип өстәде: тантанада Россиянең халык артисты Сергей Безруков катнашты, ул яшь актерларны көзгә планлаштырылган балалар театр фестиваленә чакырды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.07.2023
Видеорепортаж
03.07.2023 10:48
Гүзәл Сәгыйтова Казанның дәүләт милли сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары турында сөйләде
Барлык яңалыклар