Катнашучылар учреждениенең сәхнә артындагы тормышын күрә алачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Экскурсия вакытында шәһәрлеләр радиоцехка, тавыш яздыру студиясенә, репетиция залына, грим бүлмәләренә, костюмнар саклау һәм синхрон тәрҗемә бүлмәләренә керә алачаклар. Театрның үткәнен һәм бүгенгесен тоташтыручы «Тылсымлы» коридор шулай ук чарада катнашучыларның игътибарын җәлеп итәчәк.
Экскурсия 13:00 сәгатьтә башлана, аны алдан теркәлү буенча карарга була. Моның өчен телеграмма-ботка үзеңнең исемеңне, фамилияңне һәм телефон номерыңны җибәрергә кирәк. Урыннар саны чикле. Очрашу урыны катнашучыларга теркәлгәннән соң хәбәр ителәчәк.