Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2018, 19:20

Казан Мэриясе: “Ветеранны торак-коммуналь хезмәтләрсез калдыру беркемгә дә рөхсәт ителми”

Шәһәр җитәкчелеге ветеран Юрий Александрович Величко белән булган хәлне контрольгә алды, идарә итүче компания анардан бурычларын кайтаруны таләп итә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Казан җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Александрович Величко белән булган хәлгә карата үз фикерен белдерде. Искәртергә кирәк, алдан Казан газеталарының берсендә бастырылган мәгълүмат буенча, идарә итүче компания 92 яшьлек ветераннан һәм шәһәрнең мактаулы гражданыннан бурычларын түләүне таләп итеп, аның утын сүндерә.

Бүген ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов Юрию Величконың өенә килде. Иртәгә тагын бер очрашу узачак. Хәзер ТКХ комитетында ветеран биргән документларны тикшерәләр. Моннан кала, идарә итүче компаниядән дә кирәкле документлар соратып алынды. Мәкаләдә язылган материал тикшерелә һәм ул расланса, аңа бәя биреләчәк.

“Нинди генә очракта да, Казан Мэры Илсур Метшинның катгый позициясе: ут сүндерү, шуның өстенә ветеранга янау – әшәке гамәл. Ветеранны торак-коммуналь хезмәтләрсез калдыру беркемгә дә рөхсәт ителми”, - дип белдерделәр Казан Мэриясе матбугат хезмәтендә. Шәһәр җитәкчелеге Юрий Александрович Величконың торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләргә карар кабул итте.

Тикшеренү нәтиҗәләре соңрак хәбәр ителәчәк.

Барлык яңалыклар