Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2019, 09:57

Татарстан башкаласы Мэры Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Яклар Казан белән Төркия Республикасы шәһәрләре арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Шәһәр Башкарма комитетында узган очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова катнашты. Яклар Казан белән Төркия Республикасы шәһәрләре арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Консулны сәламләп, Мэр Татарстан Республикасын Төркия белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, дип искәртте. Хезмәттәшлек сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә алып барыла. Бүгенге көндә Төркия республика территориясендә теркәлгән уртак предприятиеләр саны буенча алдынгы урында тора.

Казанның дүрт Төркия шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләре урнаштырылган: Искешәһәр, Истанбул, Анталия һәм Әнкара. 1996 елның сентябреннән Татарстан башкаласында Төркия Республикасының Генераль консуллыгы эшли.

Республика башкаласы Төркия шәһәрләре белән туризм өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итә. 2017 елда Казанда Төркиянең 3455 гражданы булган, ә узган ел 4624 кеше килгән. Туристлар саны арта, моңа Казаннан Төркия шәһәрләренә туры авиарейслар оештыру да йогынты ясый.

Исмет Эрикан үз чиратында Татарстан башкаласы башлыгына уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм Казан белән Төркия шәһәрләре арасындагы хезмәттәшлек үсешен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Исмет Эрикан Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп агымдагы елның октябрендә билгеләнде. Моңа кадәр ул генераль директорның Көнчыгыш Азия буенча урынбасары офисының филиалы җитәкчесе иде.
Фоторепортаж
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашу
Видеорепортаж
27.12.2019 10:04
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашу
Барлык яңалыклар