Алар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Бүген Ратушада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Алар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова да катнашты.
Жанболат Мурзалин Казахстанның Казандагы генераль консулы вазыйфасына бу елның июлендә билгеләнде. Элегрәк ул Казахстанның Россия Федерациясендәге Илчелегенең киңәшчесе иде. Генераль консуллык Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикаларында, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Свердловск, Ульяновск өлкәләрендә һәм Пермь краенда яшәүче гражданнарга хезмәт күрсәтә.
Жанболат Мурзалин сүзләренчә, аңа Казан белеме буенча тарихчы булганга да кызыклы, Татарстан башкаласында булган вакытта ул шулай ук борынгы Болгарга сәфәр кылган.
Генераль консул төрле чараларга бай булган шәһәр тормышы байлыгына игътибар иткән. Август аенда Казан WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче чемпионатны кабул итте, 8-нче сентябрьдә республикада ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлавы узды. «Казанның динамик шәһәр булуына үз күзләрем белән инандым», – дип билгеләп үтте ул һәм үз вакытында Казахстан башкаласы хакиме Аппараты җитәкчесе буларак шәһәр хуҗалыгы белән шөгыльләнүен дә җиткерде.
Казан һәм Нурсолтан тугандаш шәһәрләр, генераль консул билгеләп үткәнчә, аларны күптәнге җылы мөнәсәбәтләр бәйли. «Бу – тугандаш шәһәрләр генә түгел, төбәкләрдә дә, илләрдә дә, аларның җитәкчеләрендә дә, эшмәкәрлектә дә актив элемтәнең матур үрнәге», – дип ассызыклады үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин.
Соңыннан очрашуда катнашучылар Казан һәм Казахстан хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казахстан делегацияләре төрле өлкәләрдә, аерым алганда, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Татарстан башкаласына даими килә. Татарстан башкаласы һәм Казахстан шулай ук туристлык өлкәсендә дә тыгыз хезмәттәшлек итә – туристлар агымын ике яклы үстерү алып барыла. 2017 ел эчендә Казанга 7,9 меңнән артык Казахстан гражданы килгән, 2018 елда аларның саны 11,6 меңнән артып киткән.