Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2024, 11:56

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан халкына бүләкләр тапшырды

Тантана шәһәр Думасының XXXV сессиясендә узды

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә керткән зур өлешләре өчен халыкка республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Котлау тантанасы Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXV сессиясендә узды.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Казанның дезинфекция станциясенең йомгаклау дезинфекциясе һәм санитар эшкәртү бүлеге мөдире Татьяна Глухих «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален Совет районы администрациясенең бүлек башлыгы Любовь Никифорова алды.

«Торак һәм комфорт» идарәче компаниясе директоры Роман Поповка тармак үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «2 нче Пассажирлар автотранспорт предприятиесе» МУП агрегатларын ремонтлау буенча слесарь Фәрит Газизов лаек булды.

Нәтиҗәле хезмәте һәм Казанның азык-төлек сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Шәһәр азык-төлек һәм социаль туклану департаментының 1 нче ашханәсе җитештерү мөдире Динара Шәмсиева Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белән бүләкләнде.

«Казанга намуслы хезмәте өчен» билгеләре белән «АК Барс РЕТРО КАРС» ҖЧҖ механигы Ринат Гатиятов, «ЖАСМИН» ҖЧҖ директоры Петр Королев һәм «Радиоприбор» АҖ хезмәткәре Наҗия Гарифуллина бүләкләнде.

Шәһәрнең туризмны үстерү комитеты директоры урынбасары Диана Абдулхакова һәм Россия Фәннәр Академиясе Казан фәнни үзәгенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты лаборант-тикшеренүчесе Нина Казеева һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Казанның Мактау грамоталарын алдылар.

Казанның Мактау грамоталары шулай ук генераль директор урынбасары – «Татинвестгражданпроект» ДУП баш архитекторы Елена Вәлиевага, ТР Баш инвестиция һәм төзелеш идарәсе директорының элеккеге урынбасары Айрат Надршинга тармак үсешенә керткән өлешләре өчен тапшырылды. Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Казанның Мактау грамотасы белән 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең стоматология бүлеге шәфкать туташы Резеда Нәҗмиева билгеләнде.

Шәһәрдә эшче һөнәрләрен танытуга керткән өлеше һәм халыкара ярышларда җиңүләре өчен Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән Шәһәр азык-төлек һәм социаль туклану департаментының кече пешекчесе Илфир Габдрахманов бүләкләнде.
Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXV сессиясе
Видеорепортаж
18.12.2024 14:44
Казан шәһәре Думасының XXXV сессиясе
Барлык яңалыклар