Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2024, 17:24

Рамсар мэры БРИКС+ илләре шәһәрләре форумы турында: «Бу муниципалитетларның икътисадын үстерү өчен менә дигән программа»

Казан аэропортында Иран, Кытай, Һиндстан, Мексика һәм Казахстан делегацияләрен каршы алдылар

БРИКС+илләре шәһәрләре Халыкара форумында катнашу өчен, Казанга чит ил делегацияләре килүләрен дәвам итәләр. Бүген көндез аэропортта Кытай, Һиндстан, Мексика, Казахстан һәм Иран вәкилләрен каршы алдылар. Кунакларны милли киемдәге кызлар традицион сый – икмәк һәм чәкчәк белән сәламләделәр.

БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең беренче оештыру җыелышы иртәгә Ратушада ачылачак. Монда 20 дәүләттән 200 делегат көтелә. ТР башкаласында алар муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибә уртаклашачаклар.

Бүген көндез Казанга Мәскәүдән Кытай, Һиндстан, Мексика, Казахстан һәм Иран делегацияләре белән очкыч төште. Аларны вице-мэр Циндао Сун Минцзе, мэр Джайпура Сомья Гурьяр, Латин Америкасы шәһәрләр федерациясе,муниципалитетлар һәм җирле хакимият органнары ассоциацияләренең (FLACMA) генераль сәркатибе Серхио Арредондо Ольвера, Астана Акимы урынбасары Есет Байкен, Рамсар мэры Али Аминишад һәм вице-мэр Шираза Али Фарашаеян җитәкли.

Али Аминишад Казанга халыкара форумда катнашырга чакыруы өчен Илсур Метшинга рәхмәтен белдерде. Ул: «Рамсар – Иран дәүләте үсешендә зур роль уйный торган бер туристик шәһәр. Муниципаль хакимиятләр Рамсарны үстерүне дәвам итәргә һәм чит ил коллегаларыннан тәҗрибә үзләштерергә тели», – дип билгеләп үтте.

«Без башка шәһәрләр белән якыннанрак танышыр һәм дипломатия өлкәсендә күбрәк үзара бәйләнештә булыр өчен килдек. БРИКС илләре шәһәрләре дөньяда зур роль уйнар, дип өметләнәбез. Мин – форум муниципалитетларның икътисадын үстерү өчен менә дигән программа, дип саныйм. Ул, үз чиратында, бу дәүләтләрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәр», – диде Рамсар мэры.

Казанга инде Көньяк Африка Республикасы һәм Һиндстан вәкилләре килгән иде. Аларны Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе (SALGA) президенты Беке Стофиле һәм Триссур шәһәре мэры Меначери Кочаппу Варгезе җитәкли. Көньяк Африка Республикасыннан килгән делегация составына 10 кеше керде, БРИКС+ илләренең шәһәр һәм муниципалитетлары ассоциациясе кысаларында, алар Казан белән алмашу программаларын тормышка ашырырга планлаштыралар. Исегезгә төшерәбез, Көньяк Африка Республикасы вәкиле, беренчеләрдән булып, Казан мэры Илсур Метшинның БРИКС+ илләренең шәһәр һәм муниципалитетлар ассоциациясен төзү инициативасын хуплады.

БРИКС+ илләре шәһәрләренең Халыкара форумында шулай ук үз илләренең бөтен шәһәрен тәкъдим итүче җирле хакимият ассоциацияләренең җитәкчеләре дә көтелә. Алар арасында Бразилия муниципалитетлары Ассоциациясе президенты Ари Хосе Ванацци, Эфиопия шәһәрләре Ассоциациясенең генераль директоры Ато Андуалем Тенав Хабти, Азия мэрлары форумының генераль сәркатибе Хамидреза Галимзаде һәм башкалар. Очрашуда төзеләчәк оешманың структурасы һәм уртак проектлар турында фикер алышачаклар.

Ассоциацияне оештыру җыелышыннан тыш, форумда катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтә. Башкалар пунктында фикер алышу сессиясе игълан ителгән. Аның модераторы буларак, Russia Today һәм халыкара мәгълүмат агентлыгы «Россия сегодня» баш мөхәррире Маргарита Симоньян чыгыш ясаячак.Шулай ук шәһәрләр һәм җирле хакимият ассоциацияләре арасында хезмәттәшлек һәм туганлык турындагы килешүгә кул кую, ике яклы эшлекле күрешүләр, «Города будущего: новые измерения» сессиясе, балалар рәсемнәреннән күргәзмә һәм башка күп нәрсәләр планлаштырыла.

Билгеләп үтик, кунаклар өчен мәдәни программа да әзерләделәр. Бу программа аларны Казанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырачак. Зур вакыйга булып, 23 нче июньдә узачак сабантуй тора, анда форумда катнашучыларны чакырдылар. Моннан тыш, БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең беренче оештыру җыелышы спорт уеннары уздыру көннәрендә берләшү химаясендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, ассоциация төзү инициативасы белән Илсур Метшин беренче тапкыр I Казан халыкара юридик форумында чыгыш ясады. Шәһәр башлыгы фикеренчә, ул дустанә илләрнең муниципалитетларында халыкара аренада үз тавышы булсын өчен кирәк. Илсур Метшин дустанә илләр вәкилләрен БРИКС илләре Ассоциациясенең беренче оештыру җыелышына чакырды. Шул ук вакытта алдагы чара форматы бу берләшмәгә керүче илләр катнашы белән генә чикләнми, шуңа күрә аның статусы «БРИКС+» буларак билгеләнде.
Фоторепортаж
Казан аэропортында Кытай, Һиндстан, Мексика, Казахстан һәм Иран кунакларын каршы алдылар
Видеорепортаж
20.06.2024 17:23
Казан аэропортында Кытай, Һиндстан, Мексика, Казахстан һәм Иран кунакларын каршы алдылар
Барлык яңалыклар