2023 елда Салават Күперендә һәм М14 микрорайонында җиде йорт файдалануга тапшырылган
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда социаль ипотека тораклары җитми.
«Сездән социаль ипотека программасы буенча төзелеш күләмнәрен арттыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатебезне хуплавыгызны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка. Әлеге программа буенча торак шартларын бюджет хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм башка категориядәге кешеләр яхшырта. Әйтик, узган ел гына да Казанга 356 укытучы күченгән, алар шәһәр мәктәпләренә эшкә урнашкан. Соңгы биш елда республиканың һәм илнең башка шәһәрләреннән килгән 1305 педагог җирле прописка алган.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 2023 елда Казанда авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча муниципаль программа вакытыннан алда тәмамланган. Барлыгы 513 фатирлы 51 йорт күчерелгән.
«Казан яңа программаны гамәлгә ашырырга әзер. Моны 111 йортта яшәүче ике меңнән артык шәһәрле бик көтә. Россиянең 14 төбәгендә моңа 2022 елда ук керештеләр», – дип ассызыклады мэр.
Юлия Летникова