31-нче номерлы мәктәпне яхшырту буенча фикер алышуда укытучылар һәм ата-аналар катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда мәктәп директорларының педагогия коллективлары һәм ата-аналар алдында хисап бирүләре башланып китте. Шундый хисапның берсен бүген Казан Мэры Илсур Метшин Авиатөзелеш районының 31-нче номерлы урта гомуми белем бирү татар-рус мәктәбендә тыңлады. Шәһәр Мэры 57 гомуми белем бирү уку йортлары арасында 54-нче урын алып тора торган мәктәпкә аңа яңа дәрәҗәгә чыгу юлларын өйрәнү өчен шәхсән үзе барып кайтты.
2016-2017 уку елы рейтингында 31-нче номерлы мәктәп 57 гомуми белем бирү уку йортлары арасында 54-нче урын алып тора. И.Метшин сүзе буенча, мәктәпкә барып укучылар, аларның ата-аналары белән танышып, гомуми белем бирү оешмасының нинди резервлары булганын өйрәнеп була. “Без мәктәпнең эчке резервларын белер өчен, тәҗрибәле җитәкче булган директорны тыңлар өчен, кайсы очракта Мәгариф идарәсе, район администрациясе, шәһәрнең Башкарма комитеты һәм Мэр буларак мин үзем ярдәм итә алуыбызны белер өчен килдек”, - диде шәһәр башлыгы.
31-нче номерлы мәктәпнең 17 сыйныфында 392 укучы белем ала. Директор Лилия Мозафарова сүзе буенча, соңгы өч ел дәвамында укучылар саны елдан-ел арта бара. Мәктәптә 28 педагог эшли, шуларның 22-се югары һәм беренче квалификацион категориясенә ия. Педагоглар арасында 3 яшь укытучы, ә белем бирүчеләрнең урта яше – 41 яшь.
Л.Мозафарова билгеләгәнчә, мәктәпнең иң мөһим мәсьәләсе булып белем бирү сыйфаты тора. “Кызганыч, белем бирү сыйфаты буенча без теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз, ләкин белем бирүнең нәтиҗәлегендә һәм сыйфатында уңай үсеш динамикасы күзәтелә”, - диде ул. Шул рәвешле, 2015-2016 уку елы белән чагыштырганда белем бирү сыйфаты динамикасы 1,2%, ә нәтиҗәлеге – 0,1% арткан. Мәктәптә белем бирү сыйфатын арттыру өчен“Уңыш юлы” («Путь к успеху») программасы әзерләнгән.
Илсур Метшин, мәктәп директоры белән педагоглар коллективы алдында укучыларның әйбәт укулары бурыч итеп куелуын мөһим, дип билгеләде.“Балалар - безнең төп байлыгыбыз. Алар үз сәләтләрен үстерсен, белем алсын дип без кулдан килгәннең барысында эшлиячәкбез”, - диде Мэр.
И.Метшин сыйныфтан тыш белем бирүнең читтә калмавын да билгеләп узды. “Әлеге мәктәпне без мәдәни һәм спорт тормышы үзәге итеп беләбез”, - диде ул. “Мәктәп директорлар корпусы алдында куелган бурычны үти. Балаларны дәрестән тыш вакытта да тәрбияли”, - диде И.Метшин.
Мәктәп директоры Лилия Мозафарова үз чиратында түбәндәгеләрне хәбәр итте: мәктәпнең спорт мәйданчыкларында “Күн туп” («Кожаный мяч»), “Алтын алка” («Золотая шайба») турнирлары уза. Берничә ел рәттән мәктәпнең “Спарта” хоккей командасы район һәм шәһәр уеннарында бүләкле урыннар алды.“Укучыларының 100% мәктәп түгәрәкләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнә. Һәрбер укычының бушлай 2-3 түгәрәккә йөрү мөмкинлеге бар”, - диде мәктәп директоры. Шул рәвешле, мәктәптә каратэ, бадминтон, футбол, хоккей, сәнгати-эстетик, социаль-педагогик һәм хәрби-патриотик юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. Укучылар волонтерлар хәрәкәтендә катнаша.
Шулай ук, мәктәптә Муса Җәлил әдәбият музее эшли. Биредә кыюлык дәресләре һәм ветераннар белән очрашулар уздырыла. Былтыр мәктәп музеенда герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова булып китте. Ел саен музейга 1 меңгә якын янәшәдәурнашкан мәктәпләр укучылары килеп китә. Бүген музейда Казан Мэры булды. Директор балаларның Муса Җәлил эзләре буенча экспедициягә Оренбургка барырга хыялланулары турында сөйләде. Илсур Метшин идеяне хуплап чыкты.
Директор чыгышыннан соң ата-аналар һәм педагоглар аңа укучылар белән профессиональ юнәлеш эшчәнлеге, мәктәп коймасын төзекләндерү зарурлыгы һәм шулай ук “Сокол” яшүсмерләр клубына капиталь төзекләндерү ясау турында сораулар бирде.
Илсур Метшин мәктәпнең матди-техник җиһазландырылуын һәм койма мәсьәләсен хәл итү зарурлыгын билгеләде. Шулай ук, “Сокол” яшүсмерләр клубына капиталь төзекләндерү ясау мөмкинлеге каралачагын хәбәр итте.
Моннан кала, очрашуга килүчеләр мәктәпкә килү юлларының начар хәлдә булуын һәм яктырту булмавына игътибар иттеләр. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев мәктәпкә стоматология клиникасы (Гагарин ур.,20а) ягыннан килү юлының күптән төзекләндерелмәве турында хәбәр итте. Хәзер бирегә техника чакыртылды, тиздән әлеге юл һәм Ибраһимов проспекты буенча 1,3,5 номерлы йортлар тирәсендәге юллар төзекләндереләчәк.
Очрашу азагында Илсур Метшин мәктәпнең педагоглар коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде: “Киләсе нәтиҗәләр әйбәтрәк булыр дип ышанабыз. Кыюрак бурычлар куйган саен, әйбәтрәк нәтиҗәләргә ирешерсез”, - диде шәһәр башлыгы.
Чарада шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов катнашты.