Казан мэры Илсур Метшин Истанбул шәһәренең башкала муниципалитеты генераль секретаре урынбасары Гюркан Акгюн белән очрашты. Төркия делегациясе «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында катнаша.
Форум кырларында яклар үзара файдалы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Казан һәм Истанбул — 2002 елдан бирле тугандаш шәһәрләр, аларның хезмәттәшлеге төрле юнәлешләрдә үсә. 2012 елның ноябрендә Илсур Метшинга Төркиянең Hakan Kıran архитектура һәм төзелеш хезмәтләре компаниясе тарафыннан булдырылган «Истанбул» скверының эскиз проекты тәкъдим ителде. 2013 елда Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә яңа җәмәгать киңлеген ачу тантанасы булды.
Шәһәр җитәкчеләре шулай ук төп миссиясе демократик җирле үзидарәне яклау булган Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы кысаларында муниципалитетларның хезмәттәшлеген тыгыз үстерәләр.
Исегезгә төшерәбез, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында 6—8 февраль көннәрендә «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы уза. Анда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнаша. 400 гә якын нотыкчының чыгышы планлаштырылган, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.