Илсур Метшин һәм Александр Усс 2019 елда Красноярскида Бөтендөнья студентларының кышкы уеннарын уздыру буенча фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Казанның 2013 елда җәйге Универсиаданы уздыру тәҗрибәсе һәм 2019 елда Красноярскида булачак Бөтендөнья студентларының кышкы уеннарын уздыру буенча бүген Ратушада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Себер төбәге башлыгы казанга Универсиада-2019 уты эстафетасы кысаларында килгән.
Кунакларны сәламләп, Илсур Метшин билгеләп үкәнчә, Казан һәм Татарстанны Красноярск крае белән дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. “Ә хәзер безне Универсиада берләштерә, - диде шәһәр башлыгы. - Красноярск краенда уеннарның иң югары дәрәҗәдә үтүендә шигем юк. Иң мөһиме, без уздык инде, ә сезне әле бу тәэсирләр көтә генә. Бу яктан без сездән бераз гына көнләшәбез дә. Универсиада – онытылмас вакыйга. Төбәк инфраструктурасы гына түгел, ә кешеләр үзләре дә үзгәрә”. Казан Мэры Красноярск краеның губернаторына кышкы Универсиаданы уздыруда уңышлар теләде.
Александра Уссның Казанга беренче тапкыр килүе. Аның сүзләре буенча, Татарстан һәм аның башкаласы барысы өчен дә үрнәк булып торалар. Ул әлеге сәфәр алга таба хезмәттәшлек итүгә беренче адым булуына ышаныч белдерде.
Губернатор Татарстан ягына әзерлек эшләрендә булышлык итүләре өчен рәхмәтен белдерде. ул билгеләп үткәнчә, әлеге әһәмиятле вакыйгага әзерлек барышында ике төбәк һәм шә әр арасында эшлекле генә түгел, дуслык мөнәсәбәтләре дә урнашты.
“Нәкъ шулай - – FISU Family. Без бер гаилә булып саналабыз. Күп сынаулар аша үткән Казан җулуы яхшы, без үзебез юл салып бардык”, - диде Илсур Метшин.
Шуннан соң казан Мэры һәм Красноярск краеның губернаторы профессиональ һәм массалы спорт үсеше турында, шулай ук уеннар беткәч, Универсиада объектларын файдалану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Ике көнлек сәфәре вакытында Александр Усс Казанның Унивесиада-2013 өчен махсус төзелгән спорт объектларын йөреп чыгачак.
10 ноябрьдә Красноярск краеның губернаторы Универсиада-2019 утын кабызу тантанасында катнашачак.