Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2023, 16:17

Казан Мэры Төркия Генераль консулы белән очрашты

Илсур Метшин һәм Угур Йылмаз төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Шәһәр Башкарма комитетында яклар икътисад, туризм, мәдәният һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Генераль консул сүзләренчә, аның максаты – беренче чиратта араларында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган Төркия шәһәрләре һәм Казан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү.

Угур Йылмаз Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасына 1 нче октябрьдә кереште, бу вазифада ул Исмәт Эриканны алыштырды. 2021 елдан 2023 елга кадәр Угур Йылмаз Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгының Кадрлар баш идарәсендә эшләгән. Моңа кадәр ул Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык һәм юридик мәсьәләләр департаментында, Төркиянең БМОдагы даими вәкиллегендә, Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгының Үзәк аппаратының кадрлар департаментында, Төркиянең АКШтагы, Гыйрактагы илчелекләрендә төрле вазифалар башкара.

Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы 1996 елда ачыла. Консуллык округы Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Мордва, Чуваш Республикасы һәм Самара өлкәсен үз эченә ала. ТР башкаласы Төркия белән төрле юнәлешләр буенча уңышлы хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Төркиянең дүрт шәһәре – Искешәһәр (1997), Истанбул (2002), Анталия (2003), Әнкара (2013) Казанның тугандаш шәһәрләре булып тора. Шул ук вакытта ТР башкаласы Конья, Газиантеп, Измир, Бодрум, Шанлыурфа, Киршехир, Сафранболу һ.б. шәһәрләр белән хезмәттәшлекне үстерә.

Төркия делегациясе Казанда күп тапкырлар булды. Мәсәлән, Истанбулның экс-мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасының элекке президенты Топбаш Кадир ТР башкаласының дусты иде, сәфәрләр белән килде һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» эше кысаларында ярдәм күрсәтте. Зур төрек делегациясе Казанга XXVII җәйге Универсиада көннәрендә килде. Төркия шәһәрләре вәкилләре ТР башкаласында уза торган эре халыкара чараларда актив катнашуларын дәвам итәләр, алар арасында – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», Kazan Digital Week кысаларында Мэрларның түгәрәк өстәле һ.б.

Элегрәк Казанның туристлык потенциалы 4-5 нче октябрьдә Истанбулда узган ITF халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде. Биредә Казан рестораторлары ярдәме белән татар ашлары рестораны ачылды.

Үз чиратында, Казан делегациясе 26-28 нче октябрьдә Конья шәһәрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм муниципаль хакимият» бөтендөнья советы утырышында катнашты. Конья Мэрын 2024 елда Сабантуйга чакырдылар. Шулай ук ТР башкаласыннан делегатлар Төркия Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Рәсми затлардан тыш, котлау өчен Казанның иҗат коллективлары да килде.

Барлык яңалыклар