Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2019, 14:08

Казан Мэры "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" бөтендөнья оешмасының генераль секретаре белән очрашты

Эмилия Сайз "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең" Евразия региональ бүлеге офисына барачак һәм Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарын караячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасының Генераль секретаре Эмилия Сайз белән очрашты. Шәһәр Башкарма комитетында узган очрашуда Казанның беренче вице-мэры Евгения Лодвигова, ОГМВ Евразия бүлеге Генераль секретаре Расих Сәгыйтов катнашты.

Кунакны сәламләп, И.Метшин мондый очрашуның ОГМВ Башкарма бюросы утырышы кысаларында үткәрелүен искә төшерде. Утырыш Татарстан башкаласында 2016 елда өченче Бөтендөнья җирле һәм төбәк хакимиятләре саммиты алдыннан уздырылды.

"Казанга рәхим итегез! Сезнең үткән визитыгыздан 3 елга якын вакыт узды инде. Без сезне тагын күрүебезгә шатбыз", - дип сәламләде кунакны И.Метшин. Эмилия Сайз, үз чиратында, кышкы Казанга килү мөмкинлегенә бик шат булуын билгеләп үтте һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарын күрергә өметләнүен өстәде.

Кунаклар өчен Татарстан башкаласында зур программа әзерләгәннәр. Аерым алганда, Э.Сайз ОГМВ Евразия төбәк бүлеге офисында булачак, Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарын караячак – ул Казан Кремле, Ратуша һәм Кремль яр буе буйлап экскурсияләрдә булачак.

Белешмә

"Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы – ассоциацияләр, берләшмәләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ирекле халыкара берләшмәсе, ул 2004 елда гражданнарның җирле үзидарәгә хокукларын нәтиҗәлерәк тормышка ашыру максатында төзелгән. "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" - җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген ныгыту, аларны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү һәм демократик принципларны тормышка ашыру өлкәсендә иң көчле һәм йогынтылы структура. Бүген ОГМВ дөньяның меңнән артык шәһәр һәм ассоциациясен берләштерә һәм планета халкының яртысыннан артыгын колачлый. ОГМВ 7 төбәк бүлегеннән тора.

Видеорепортаж
28.01.2019 12:53
Казан Мэрының "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" бөтендөнья оешмасының генераль секретаре Эмилия Сайз белән очрашуы
Барлык яңалыклар