Яклар БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар
Фото: Денис Гордийко
Казан Ратушасындагы чарада Тәһран Мэрының халыкара мөнәсәбәтләр буенча урынбасары Хәмидреза Голамзаде, Тәһранның баш архитекторы һәм бер үк вакытта шәһәр Мэрының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча урынбасары Хәмидреза Сареми, Тәбриз Мэры Ягуб Хушьяр, шулай ук аның планлаштыру һәм кеше капиталы мәсьәләләре буенча урынбасары Мәхбүб Тизпазниари катнашты. Делегацияне Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани озата барды.
Очрашу кысаларында яклар БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин Казанны БРИКС дәүләт башлыклары очрашу урыны итеп билгеләде. Саммит 2024 елның көзендә узачак. Анда 26 дәүләт вәкилләре катнашачак. Сентябрьдә Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, ул дус илләрнең муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышларын булдыру өчен кирәк.
Казан Иран белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы, Тарихи шәһәрләр лигасы, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы һәм Азия мэрлар форумы кысаларында хезмәттәшлек итә.
2009 елның 14 нче гыйнварыннан Казан һәм Тәбриз – тугандаш шәһәрләр, ә 2017 елда яклар ниятләр турында беркетмәне имзаладылар, аңа ярашлы рәвештә ТР башкаласының Мәскәү районында «Тәбриз» скверы ачылды, ә 2018 елда Тәбриздә «Казан» паркы барлыкка килде. ТР башкаласын һәм Иранны шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек бәйли.
Күптән түгел Илсур Метшин Давуд Мирзахани белән очрашкан иде. Яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Казанда Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы 2007 елның 28 нче ноябрендә РФ һәм Иран хөкүмәтләре арасындагы килешү кысаларында ачылды. Консуллык округы Россиянең 13 субъектын үз эченә ала.