Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2021, 13:03

Казан Мэры Татарстанда физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен хоккейчы Андрей Писаревны бүләкләде

Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча танылган спортчыга «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин СССР спорт мастеры һәм хоккей ветераннары арасында өч тапкыр дөнья чемпионы, «Смена» спорт мәктәбе директоры Андрей Писаревны бүләкләде. Татарстанда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен аңа, Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Андрей Константин улы Писарев 1961 елның 17-нче гыйнварында Казанда туа. Хоккей белән 9 яшьтән шөгыльләнә башлый. 1982 елда «физик тәрбия һәм спорт» белгечлеге буенча Волгоград дәүләт физик мәдәнияты институтын тәмамлый. Спортчы «Урицкий» (Казан), «Таң» (Казан), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Прогресс» (Глазов), «Ак Барс» (Казан) спорт клубы хоккей командалары өчен уйный. 2015 елда Андрей Писарев «Смена» спорт мәктәбе белән җитәкчелек итә башлый.

Илсур Метшин хоккейчыны туган көне белән котлады. «Без барыбыз да - һәвәскәрләр, профессионаллар һәм башкалабызда, республикада һәм аннан читтә яшәүче бөтен хоккей дөньясы - Андрей Константин улын яхшы беләбез. Хоккей хакына кылган хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. 60 яше тулган һәр кеше хоккейны унсигез яшьлек егетләр кебек уйнасын иде. Сезгә нык сәламәтлек, бозда да, хоккей мәйданнарыннан читтә дә уңышлар юлдаш булуын телим. Сезнең һәм хезмәттәшләрегезнең җитәкчелеге астында спорт белән шөгыльләнүче барлык балалар да хоккейны яратсыннар иде», – дип мөрәҗәгать итте Андрей Писаревка Илсур Метшин.

Андрей Писарев сүзләренә караганда, бүгенге көндә үсеп килүче буынның спорт белән шөгыльләнүе өчен Казанда бөтен шартлар да бар – яңа спорт комплекслары, төзекләндерелгән хоккей тартмалары һәм башкалар. Спортта уңышка ничек ирешергә мөмкинлеге турындагы сорауга Андрей Писарев: «Үз эшеңә булган мәхәббәт кенә уңышка китерергә мөмкин», - дип җавап бирде.

Бүләкләү кичә, «Зилант» спорт комплексында, Татарстан хоккее ветераннарының иптәшләрчә матчы башланыр алдыннан узды. Командалар составына Казан Мэры Илсур Метшин, хоккей ветераннары Андрей Писарев, Андрей Макаров, Рәфыйк Якубов, Равил Фазлыев, Александр Рыбаков, Владимир Бокарев керде.

Билгеләп китик, Казанда башкалабыз һәм Татарстан хоккее легендалары катнашындагы матчлар даими рәвештә уздырыла. Әйтик, үткән ел ахырында «Салават күпере» торак комплексындагы 182-нче номерлы лицей укучылары белән уздырылган иптәшләрчә матчта Россиянең атказанган тренеры Геннадий Маслов катнашты, ул илнең иң яхшы хоккейчылары исемлегенә кергән.

Фоторепортаж
«Зилант» спорт комплексында Татарстан хоккее ветераннарының иптәшләрчә матчы
Видеорепортаж
16.01.2021 13:00
«Зилант» спорт комплексында Татарстан хоккее ветераннарының иптәшләрчә матчы
Барлык яңалыклар