Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2024, 14:53

Казан мэры: «Күп акча тотылды, әмма эшнең нәтиҗәлелеге аварияләр санының берничә тапкырга кимүе белән раслана»

2023 елда трамвай вагоннарының рельслардан чыгу очраклары саны 34% ка кимегән

Фото: Денис Гордийко

Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча трамвай вагоннарының рельслардан чыгу очраклары саны, 2022 ел белән чагыштырганда, 34% ка кимегән, бу юл хуҗалыгы хезмәте гаебе белән транспортның туктап торулар санын 68% ка киметергә мөмкинлек биргән. «Метроэлектротранс» МУП директоры Айдар Абделхаков эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, барлыгы 1699 черегән шпал һәм 9 стрелкалы күчерү җайланмалары алыштырылган, 718 юл тягасы урнаштырылган.

«Соңгы 20-30 елда җир өсте электр транспортына мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Россиянең кайбер шәһәрләре, әйтик, Әстерхан, Липецк, Тверь һәм хәтта Төмән әлеге төр транспортсыз калды. Казан электр транспортының маршрут челтәре дә үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, метро төзелеше, автомобильләр саны арту шәһәрнең тар тарихи урамнарында трамвайлардан баш тартуга китерде, әмма без, кыйммәткә төшүгә карамастан, трамвайларны да, троллейбусларны да саклап кала алдык һәм моның өчен бер генә тапкыр да үкенмәдек. Күп акча тотылды, әмма эшнең нәтиҗәлелеге аварияләр санының берничә тапкырга кимүе белән раслана», – диде Илсур Метшин.

Җир өсте транспортының энергетика хуҗалыгы хезмәте тарафыннан узган ел 36 км озынлыкта чик дәрәҗәдә тузган контакт чыбык, контакт челтәренең җиде киселеше, сигез һава стрелкасы, 20 дән артык секцияле изолятор алыштырылган һәм тяга ярдәмче станцияләрендә авария хәлендәге ике кабель линиясе торгызылган. Нәтиҗәдә транспортның туктап тору сәгатьләре 18% ка кимегән.

Башкарылган эшләргә карамастан, җир өсте электр транспорты инфраструктурасын капиталь ремонтлауга 5 млрд сумнан артык финанс чаралары таләп ителә. «Тузган инфраструктура транспорт эшендә өзеклекләргә, маршрут челтәрендә туктап торуларга китерә, хәрәкәт тизлеген арттырырга мөмкинлек бирми, ә болар барысы да шәһәр халкы арасында ризасызлык тудыра», – дип билгеләп үтте предприятие директоры.

Бүгенге көндә 132 км озынлыктагы трамвай юлларының 70 километры тузган хәлдә эксплуатацияләнә. Узган гасырның 70 нче елларында салынган тагын 20 км озынлыктагы юллар инде күптән капиталь ремонтланырга тиеш булган. Дүрт тяга ярдәмче станцияләрен модернизацияләү мәсьәләсе дә кискен тора, аларда ремонт 40 ел дәвамында үткәрелмәгән.

Айдар Абделхаков шулай ук предприятиенең махсус техника паркын тулыландырырга кирәклеген билгеләп үтте. Предприятие балансында өч фронталь йөк төягеч, шулай ук ике үзтөягеч һәм ике трактор бар.

«Моның кадәр махсус техниканың юлларны кардан чистарту өчен җитәрлек булмавы ачыкланды. Шуңа күрә быел без махсус техника паркын тагын өч МТЗ тракторы белән тулыландырырга планлаштырабыз», – дип өстәде предприятие директоры.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.03.2024
Видеорепортаж
18.03.2024 13:05
Казанда «Метроэлектротранс»ның 2023 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары турында сөйләделәр
Барлык яңалыклар