Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2023, 13:58

Казан Мэры: «Шундый күренекле спортчыларны телевизордан түгел, ә Казанның чаңгы юлларында күрү рухландыра»

Мирныйда рәсми рәвештә чаңгы-биатлон комплексы ачылды, беренче ярышларга чаңгы спорты йолдызлары килде.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Татьяна Марюхова). Узган ялларда Татарстан башкаласында берьюлы ике зур спорт чарасы – Russian Loppet дәрәҗәле ярышлар сериясенә кергән 56 нчы Казан чаңгы марафоны һәм «Олимпия өметләре» ярышлары узды. Ярыш Мирныйда чаңгы-биатлон комплексының рәсми ачылышына багышланган иде. Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов эшлекле дүшәмбедә чаңгы стартларына йомгак ясады.

Шимбә көнне «Локомотив» стадионында узган Казан чаңгы марафоны бөтен Россиядән 500 дән артык спортчыны берләштерде. Иң көчлеләрне өч дистанциядә билгеләделәр: 5, 25 һәм 50 км. Соңгысында Олимпия чемпионы Алексей Червоткин һәм Татарстан чаңгычысы Анастасия Доценко җиңү яулады. Турнирның гомуми бүләкләү фонды 800 мең сум тәшкил итте.

Профессиональ чаңгычылар белән беррәттән трассага 50 км дистанцияне 2 сәгать 45 минут нәтиҗә белән үткән Казан Мэрының муниципальара хезмәттәшлек һәм федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе Марат Сәлахов һәм шәһәр Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин (ул 25 км араны 1 сәгать 18 минутта узды) чыкты.

Якшәмбе көнне, 12 нче мартта, Мирныйда чаңгы-биатлон комплексында «Олимпия өметләре» ярышлары узды. Турнирда катнашу өчен Казанга дөнья дәрәҗәсендәге чаңгычылар – Александр Большунов, Наталья Непряева, Алексей Червоткин, Александр Терентьев һәм Андрей Ларьков килде. «Ярышларның үзенчәлеге шунда ки, Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дөнья йолдызлары белән бер үк чаңгы юллары буйлап йөри алдылар. Комплекс трибуналары җанатарлар белән тулган иде, алар кумирлары өчен җан ата гына түгел, ә спортчылар белән аралаша, фотога төшә һәм алардан автограф ала алды», - дип билгеләде Линар Гарипов.

Яңа спорт объектын ачуда Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты, өч тапкыр олимпия чемпионы Елена Вяльбе, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры Александр Завьялов катнашты.

«Шундый күренекле спортчыларны телевизордан түгел, ә Казанның чаңгы юлларында күрү – бу, әлбәттә, чаңгы ярышларын яратучыларны, яшьләрне һәм балаларны рухландыра. Шәһәрнең мондый мөмкинлеге Мирныйда чаңгы-биатлон комплексы төзелеше нәтиҗәсендә барлыкка килде. Хәзер Казанда чаңгы спорты мастерларын күрү мөмкинлеге күбрәк булачак. Димәк, бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артачак кына», - дип шәрехләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Чаңгы сезоны алдагы ялларда тәмамланачак. 18 нче мартта чаңгы-биатлон комплексында Top Sprint узышлары узачак, анда иң көчле чаңгычылар Казан Мэры кубогы өчен көч сынашачак. Шул ук көнне Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында Чаңгы узышлары буенча «Спорт Казаны» спартакиадасы узачак. 19 нчы мартта «Локомотив» стадионында Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.03.2023
Видеорепортаж
13.03.2023 12:18
18 нче мартта Казан Мэры Кубогына Top Sprint спринтер ярышы узачак
Барлык яңалыклар