В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең иң эре 6 мәдәният сараена ремонт ясалган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүген Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә Казанның Яшьләр парламенты рәисе Мария Вьюгинаның ремонтланмаган Машина төзүчеләр мәдәният йорты һәм А. Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае язмышы турындагы соравына Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр хакимияте аларны яңартуга керешергә әзер, әмма әлеге объектларны ремонтлауның төгәл сроклары шәһәр һәм республика икътисадына бәйле булачак, дип җавап бирде. Аерым алганда, А.Алиш исемендәге балалар иҗат сараена капиталь ремонт проекты инде әзер.
Илсур Метшин әле күптән түгел генә казанлылар һәм шәһәр хакимиятенең бер генә булса да мәдәният йортын ремонтлау турында хыялланганын искәртте. «Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, берничә дистә ел эчендә беренче тапкыр төзекләндерүдән соң, шәһәрнең барлык 6 эре сараена да икенче тормыш бирелде», – дип ассызыклады Татарстан башкаласы башлыгы. Яңартудан соң «Сәйдәш» мәдәният үзәге, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты, тимерьюлчылар мәдәният йорты, «Чулпан» мәдәният үзәге, Ленин исемендәге мәдәният йорты, «Мәскәү» мәдәният үзәге эшен дәвам итә. Шулай ук Алафузов театрына капиталь ремонт ясалды, ул хәзер «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең арт-резиденциясенә әверелде.