Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2018, 21:47

Казан Мэр шәһәрдә быел ачылачак объектлар турында сөйләде

Алар арасында – төзекләндерелгән цирк, метро станциясе, “Замбези елгасы” зоопаркы, спорт мәйданчыклары, футбол кыры һәм Кабан күле яр буе.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март, Ксения Швецова). Казан зооботаника бакчасының “Замбези елгасы” (“Река Замбези”) яңа өлеше, капиталь төзекләндерелгән цирк һәм “Дубравная” метро станциясе – Татарстан башкаласында ачылачак эре объектлар турында Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалында бара торган “Тема” тапшыруы барышында сөйләде.

Бер тамашачының Дәрвишләр бистәседәге Сәет-Галиев мәдәният йортының төзекләндерелүе турындагы соравына җавап итеп шәһәр Мэры мәдәни учреждениеләрне яңарту планнары турында сөйләде. Сәет-Галиев мәдәният йортын төзекләндерү, И.Метшин сүзләре буенча, киләсе елга планлаштырылган, хәзерге вакытта республика бюджетыннан проект эшләренә акча бүленгән. “Иске объектларда төзекләндерү эшләре башкара алуыбыз шатландыра. Реконструкциядән соң Ленин һәм Урицкий мәдәният сарайларын ачтык. Быел Сәйдәшев ис. һәм “Чулпан” мәдәният йортлары төзекләндереләчәк”, - диде Илсур Метшин.

Мэр агымдагы елның башка планнары белән дә уртаклашты. 16 мартта казанлылар өчен цирк ачыла, ә 4-нче кварталда яңартылган “Замбези елгасы” зоопаркы кешеләрне кабул итә башлый. Быел шулай ук Самосырово чүплеген рекультивацияләү эшләре тәмамлана, “Дубравная” метро станциясендә эшләр азагына якынлаша, берничә спорт мәйданчыгы һәм “Локомотив” стадионында футбол кыры ачыла. Моннан кала, Аккош күлләрен реабилитацияләү, “Черек күл” паркын реконструкцияләү эшләре дәвам итәчәк, “Казан” Гаилә үзәге тирәсендәге территория төзекләндереләчәк. Кабан күле яр буен – Г.Камал театрыннан фитнес-үзәккә кадәрге территорияне ачу планлаштырыла.

Барлык яңалыклар

Казан Мэр шәһәрдә быел ачылачак объектлар турында сөйләде

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март, Ксения Швецова). Казан зооботаника бакчасының “Замбези елгасы” (“Река Замбези”) яңа өлеше, капиталь төзекләндерелгән цирк һәм “Дубравная” метро станциясе – Татарстан башкаласында ачылачак эре объектлар турында Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалында бара торган “Тема” тапшыруы барышында сөйләде.<br> </p> <p> Бер тамашачының Дәрвишләр бистәседәге Сәет-Галиев мәдәният йортының төзекләндерелүе турындагы соравына җавап итеп шәһәр Мэры мәдәни учреждениеләрне яңарту планнары турында сөйләде. Сәет-Галиев мәдәният йортын төзекләндерү, И.Метшин сүзләре буенча, киләсе елга планлаштырылган, хәзерге вакытта республика бюджетыннан проект эшләренә акча бүленгән. “Иске объектларда төзекләндерү эшләре башкара алуыбыз шатландыра. Реконструкциядән соң Ленин һәм Урицкий мәдәният сарайларын ачтык. Быел Сәйдәшев ис. һәм “Чулпан” мәдәният йортлары төзекләндереләчәк”, - диде Илсур Метшин. </p> <p> Мэр агымдагы елның башка планнары белән дә уртаклашты. 16 мартта казанлылар өчен цирк ачыла, ә 4-нче кварталда яңартылган “Замбези елгасы” зоопаркы кешеләрне кабул итә башлый. Быел шулай ук Самосырово чүплеген рекультивацияләү эшләре тәмамлана, “Дубравная” метро станциясендә эшләр азагына якынлаша, берничә спорт мәйданчыгы һәм “Локомотив” стадионында футбол кыры ачыла. Моннан кала, Аккош күлләрен реабилитацияләү, “Черек күл” паркын реконструкцияләү эшләре дәвам итәчәк, “Казан” Гаилә үзәге тирәсендәге территория төзекләндереләчәк. Кабан күле яр буен – Г.Камал театрыннан фитнес-үзәккә кадәрге территорияне ачу планлаштырыла. </p>