Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2022, 14:36

Казан Мэры эре юл-транспорт проектларын гамәлгә ашыру буенча күчмә киңәшмә уздырды

Горький шоссесы һәм Осиново урамы реконструкцияләнгәннән соң алар буенча хәрәкәт тизлеге өчтән бер өлешкә артачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май, Дмитрий Никитин). Казан Мэры Илсур Метшин үткәргән күчмә киңәшмәдә Горький шоссесын, шулай ук Осиново урамын реконструкцияләү турында фикер алыштылар. Полосаларны киңәйтү, җир асты борылышларын, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләрен төзү алар буенча хәрәкәт тизлеген арттырачак һәм бу юллардагы бөкеләрне киметергә ярдәм итәчәк. Июль аенда Горький шоссесын реконструкцияләү проектына дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре көтелә. Эшләргә әзерлек тулы куәтенә бара инде.

Өч җир асты һәм ике җир өсте чишелеше, 8 җәяүлеләр кичүе, велосипед юлы һәм тоннель

13 км озынлыктагы Горький шоссесын реконструкцияләү проекты автомагистральне алты полосага кадәр киңәйтүне күздә тота. Краснококшайск урамыннан М7 трассасына кадәр светофорсыз өзлексез хәрәкәт күздә тотыла. Бу хакта киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Залесная урамы районында проект белән «Олимпиец» спорт комплексы, Осиново урамы һәм Алеут урамы янында өч яңа җир асты кичүе төзү каралган. Моннан тыш, магистраль дәвамында биш җир өсте җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк: Музыкальная, Фрунзе, Коләхмәтов, Восстание урамнары һәм «Факел» сәүдә үзәге янында.

Проект буенча өч җир асты борылыш боҗрасы төзү планлаштырыла. Шуларның беренчесе – Коләхмәтов урамыннан Восстание урамына кадәр участокта, икенчесе – Залесная урамы буенча «Олимпиец» спорт комплексы янында, өченчесе Осиново урамы районында барлыкка киләчәк. Шулай ук ике бер яссылыклы борылыш боҗрасы – Аккош күле һәм «Факел» сәүдә үзәге янында да каралган.

Горький шоссесы буйлап велосипед юлы узачак. Тимер юл кичүе районында җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен тоннель төзеләчәк, дип өстәде И.Куляжев.

Хәзер Восстание һәм Фрунзе урамнары киселешендәге транспорт боҗрасы тирәсендә әзерлек эшләре бара. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары биредә җир асты тоннеленнән, эстакададан һәм җир өсте машиналар йөрү өлешеннән торган өч катлы чишелеш төзеләчәген әйтте.

Горький шоссесы реконструкциясе буенча юл эшләренең трафикка йогынтысын киметү өчен урап узу юллары салыначак. Казан Мэры Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары белән проектның детальләре турында фикер алышты.

Игорь Куляжев июль аенда дәүләт экспертизасы бәяләмәсе алыначагын хәбәр итте. Быел план буенча Залесный поселогында борылыш элмәге төзелешен тәмамлау һәм төзелеш эшләре районында барлык инженерлык коммуникацияләрен чыгару планлаштырыла.

«Быел Казанда бик зур күләмдә юл эшләре планлаштырылган. Безнең иң мөһим участокларның берсе – Горький шоссесын реконструкцияләү. Бөтен автомобиль юлы дәвамында светофорсыз хәрәкәт оештырылачак, ә күп кенә тоннельләр һәм күчешләр юл ситуациясен һәм көнбатыш юнәлештә транспорт үтемлелеген сизелерлек яхшыртачак», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.

Осиново урамында юлны киңәйтү эшләрен көз ахырына тәмамлау планлаштырыла

Параллель рәвештә Казанда Осиново урамын киңәйтүгә әзерлек дәвам итә. 1,4 км озынлыктагы юл участогы дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк, ике яктан 2,25 метр киңлектәге тротуарлар төзекләндереләчәк, 1,5 метр киңлектәге велосипед юлы салыначак, дүрт светофор төене урнаштырылачак.

«Волга-Автодор» ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы директоры Станислав Шевырев И.Метшинга хәзер җир, ком, аска җәелә торган катламнарны урнаштыру буенча әзерлек эшләре башкарылуын хәбәр итте. Шуның белән бергә, тротуарларда һәм торак йортларга керү юлларында җир катламын салу эшләре дәвам итә.

Горький шоссесы киңәйтү һәм Осиново урамын реконструкцияләү нәтиҗәсендә хәрәкәтнең уртача тизлеге 28% ка артачак.
Фото: Марат Мөгыйнов

Юл төзелеше өчен 28 участок сатып алынды, дип искәртте И.Куляжев, Осиново урамында юлны киңәйтү эшләрен көз ахырына тәмамлау планлаштырыла.

«Осиново урамында эшләр тәмамланганнан соң һәм Горький шоссесы киңәйтелгәннән соң, бу юнәлештә юлдагы бөкеләр проблемасы сизелерлек кимиячәк», - дип ассызыклады И.Метшин.

Горький шоссесын киңәйтү һәм Осиново урамын реконструкцияләү нәтиҗәсендә әлеге участокларда тоткарлану вакыты 42% ка кимиячәк, ә уртача хәрәкәт тизлеге 28% ка артачак – мондый мәгълүматларны «Шәһәрне үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесенең транспорт планлаштыру бүлеге китерә. Ул әлеге юнәлештә юл хәрәкәтенең компьютер транспорт моделен эшләгән.

Казан Мэры Горький шоссесын киңәйтү, Вознесение тракты һәм Зур Казан боҗрасы төзелеше кебек эре проектлардан тыш, быел 41 юл ремонтланачак, дип искәртте. «Безнең өчен юл инфраструктурасын модернизацияләү транспорт мәсьәләсен генә хәл итеп калмыйча, кризиска каршы яхшы чара да булып тора», - дип нәтиҗә ясады Мэр.

Күчмә киңәшмәдә шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та катнашты.

Фоторепортаж
И.Метшин Горький шоссесын реконструкцияләү проекты белән танышты һәм Осиново урамын төзекләндерүне тикшерде
Видеорепортаж
25.05.2022 14:13
И.Метшин Горький шоссесын реконструкцияләү проекты белән танышты һәм Осиново урамын төзекләндерүне тикшерде
Барлык яңалыклар