Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2020, 14:34

Казан Мэры Юныс Әхмәтҗанов юлындагы мәктәп төзелешен карап кайтты

1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәптә ике бассейнлы заманча белем бирү үзәге, спорт заллары һ.б. булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Юныс Әхмәтҗанов юлында урнашкан «Арт-Сити» торак комплексындагы мәктәп төзелешен карап кайтты. 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәптә ике бассейнлы заманча белем бирү үзәге, спорт заллары һәм балаларны үстерү өчен кирәкле барлык җиһазлар булачак. Шәһәр башлыгы төзелә торган бинаны карады һәм, уку йортлары төзелеше зур темплар белән алып барылуга карамастан, аларга һаман да ихтыяҗ бар, чөнки балалар саны арта бара, дип билгеләде.

Мәктәп типик проект буенча икенче бассейн өчен блокны киңәйтеп төзелә

Шәһәрдә 1501 урынга исәпләнгән иң зур мәктәпләрнең берсен төзү узган елның декабрендә федераль максатчан программа буенча башланган. Ул укучыларны бер сменада укытуга исәпләнгән. 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 299,26 кв.м тәшкил итәчәк. Беренче катта гардероблар белән вестибюльләр, уку кабинетлары, ашханә, медицина билгеләнешендәге бүлмәләр урнашачак. Ашханә залы 530-га исәпләнгән. Икенче һәм өченче катларда уку кабинетлары, мәктәп китапханәсе, администрация кабинетлары һәм 780 урынлык актлар залы урнашачак. Мәктәптә ике бассейн һәм ике спорт залы, шулай ук хоккей, волейбол, баскетбол, футбол төрләре өчен уен мәйданчыклары булачак.

«Мәктәп, ике бассейнны сыйдыру өчен, блокны киңәйтү планы белән типлаштырылган проект буенча төзелә», - дип сөйләде Мэрга проект үзенчәлекләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

Мәктәпне киләсе елда файдалануга тапшыру планлаштырыла, диде «Ак таш» төзелеш компаниясе җитәкчесе Газинур Әхмәтов.

«Апрель ахырына барлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак - бу монолит эшләр һәм кирпеч кладка, - диде ул. - Төзелештә хәзерге вакытта 178 кеше эшли, әмма технологик процесс үскән саен без яңа төзүчеләрне җәлеп итәчәкбез».

«Бу заманча, бөтен кирәкле инфраструктурасы булган камилләштерелгән мәктәп булачак», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

«Быел Казанда парталар артына рекордлы санда беренче сыйныф укучылары утырачак - 20,5 меңнән артык кеше»

Казан яңа мәктәпләр төзү һәм кулланышка кертү буенча миллионлы башка шәһәрләр арасында алдынгы булуга карамастан, уку йортларына ихтыяҗ югары булып кала, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. «Быел Казанда парталар артына рекордлы санда беренче сыйныф укучылары утырачак - 20,5 меңнән артык кеше. Бу безгә аерым җаваплылык өсти. Соңгы 15 елда 25 мәктәп төзесәк тә, алар һаман җитми әле. Шуңа күрә бу эшне дәвам итү мөһим», - диде И.Метшин.

Бу ел яңа мәктәпләрне гамәлгә кертү буенча рекордлы булачак, диде Мэр һәм хәзерге вакытта Казанда федераль һәм республика программалары кысаларында «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы составында ике мәктәп - Нәҗип Җиһанов урамындагы һәм Бондаренко урамындагы уку биналары төзелә, дип искәртте. «Адымнар» берничә телне берьюлы өйрәнеп була торган республикадагы беренче белем бирү комплексы булачак. «Төзелә торган объектлар саны гына түгел, белем бирү сыйфаты да үсә», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, бүген шәһәрдә Бичурин урамындагы 165-нче мәктәп өчен 800 укучыга яңа корпус төзелә, дип өстәде И.Метшин. Параллель рәвештә гамәлдәге бинаны реконструкцияләү алып барыла. Реконструкциядән һәм төзелештән соң мәктәпнең сыйдырышлылыгы 550-дән 1400 кешегә кадәр артачак.

Татарстан башкаласында торак һәм мөһим социаль объектлар төзү туктатылмый

Торак комплексының гомуми мәйданы 31 гектарга якын. Бу территориядә күпфатирлы йортлар гына түгел, социаль объектлар, медицина учреждениеләре, кибетләр һәм сәүдә комплексы урнашкан.

«Биредә нормаль тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле барлык объектлар диярлек урнашкан, - дип ассызыклады Азат Нигъмәтҗанов. - Торак комплексында барлыгы 16 йорт төзелеше каралган. Бүгенгә аларның 9-ы тапшырылган, 7-сендә эш бара, 329 кеше эшли».

Торак комплекста шулай ук ике балалар бакчасы булдыру күздә тотыла, шуларның берсе инде тапшырылган - бу 340 урынлы мәктәпкәчә учреждение, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Микрорайонда халык саны 8 мең кешедән артыр дип планлаштырыла.

Татарстан башкаласында торак һәм мөһим социаль объектлар төзү эше туктатылмавы мөһим, дип билгеләп үтте Мэр. «Белгәнебезчә, төзелештәге бер эш урыны чиктәш тармакларда өстәмә 9 урын булдырырга һәм башка һөнәр белгечләренә эш бирергә мөмкинлек бирә - бу электриклар, комплектлаучылар, мебельчеләр һәм башкалар. Бу бик мөһим, бигрәк тә катлаулы икътисадый вәзгыятьтә, - диде ул. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең шәһәрдә барлык төп төзелеш объектларын финанслау расланды, шуңа күрә без әлеге эшне дәвам итәчәкбез».

Исегезгә төшерәбез, Казанда узган ел 2560 урынлы 12 балалар бакчасы һәм 2725 урынлы ике мәктәп төзеделәр. Моннан тыш, гамәлдәге учреждениеләргә 510 урынлык ике корылма һәм Кулагин урамындагы 114-нче мәктәпкә 144  урынга өстәмә корпус төзелгән.
Фоторепортаж
И.Метшин Юныс Әхмәтҗанов юлындагы мәктәп төзелешен карап кайтты
Видеорепортаж
10.04.2020 14:37
Казан Мэры Юныс Әхмәтҗанов юлындагы мәктәп төзелешен карап кайтты
Барлык яңалыклар