Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2021, 12:07

Казан Мэры тавыш рекламасын тыю турында: «Бездә озак вакытлар җайга салу механизмы булмады, бүген безнең закон бар»

И.Метшин сүзләренә караганда, яңа Федераль закон халыкны, бигрәк тә шәһәрнең популяр туристлык урыннарында шау-шулы рекламадан коткарачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Алинә Бережная). Казанда җиһазлары йортларның диварларында, түбәләрендә һәм башка биналарда урнаштырыла торган тавыш рекламасына тыю кертеләчәк. Реклама законнарындагы үзгәрешләр турында бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр итте.

Россия Президенты имзалаган яңа Федераль закон нигезендә, биналарның, корылмаларның тышкы стеналарында, түбәләрендә һәм башка конструктив элементларында тавыш реклама өчен тавыш-техник җайланмалар урнаштыру тыела.

Әскәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, Казан өчен тавыш рекламасын тарату белән бәйле мәсьәлә актуаль, чөнки еш кына кафе, ресторан, ломбард һәм башка бизнес вәкилләре аны клиентларны җәлеп итү өчен кулланалар. Әмма әлегә кадәр хокук кырында чишелеш юк иде. «Башкарма комитетка өйдә яки эштә нон-стоп режимында бер үк реклама мәгълүматын өзлексез тыңларга мәҗбүр булган гражданнардан даими рәвештә шикаятьләр килә. Шул ук вакытта тавыш бирүнең формаль дәрәҗәсе гамәлдәге санитар нормаларны бозмый, әмма мәгълүматның өзлексез кабатлануы психик сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый», – дип сөйләде ул.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, яңа закон эшмәкәрлек вәкилләре һәм шәһәрлеләр мәнфәгатьләрен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк механизмга әвереләчәк. «Бу очракта федераль законнарга рәхмәт әйтергә генә мөмкин. Тавышлы реклама халыкка нык комачаулады, бигрәк тә Бауман урамында һәм туристлар агымы зур булган җирдә бу мәсьәләне күп тапкырлар күтәрделәр. Безнең озак вакытлар җайга салу механизмы булмады, бүген без закон белән коралландык», – диде шәһәр башлыгы.

Закон инде басылган һәм 2021 елның 25-нче августында үз көченә керә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.05.2021
Видеорепортаж
31.05.2021 13:03
Казанда 200 муниципаль тукталышта яңа реклама конструкцияләре барлыкка киләчәк
Барлык яңалыклар