Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2024, 14:18

Казан мэры ТР Инвестиция советы утырышында катнашты

Республика рәисе Казансу елгасы яр буенда ресторан комплексы төзү проектын хуплады

Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика Инвестиция советы утырышында катнашты. Чарада сигез проект карап тикшерелде, аларның кайберләре утырышта катнашучылар тарафыннан хупланды.

ТР Инвестиция советы әгъзаларына иҗтимагый функцияле ресторан комплексы проекты тәкъдим ителде. Концепцияне «Бриг» ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Глеб Арзамасов презентацияләде. Аның сүзләренә караганда, объектны Казансу елгасы яр буенда төзү планлаштырыла. Проектта 80 эш урыны оештыру каралган. Инициатива хупланды.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар аммиак һәм карбамид җитештерү комплексын төзү концепциясен карап тикшерделәр. Ул «Аммоний» АҖ тарафыннан тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проект перспективалы, шулай ук бөтен ил өчен стратегик әһәмияткә ия. Республика рәисе проектны гамәлгә ашыруны җентекләп өйрәнергә кушты.

Утырышта «Яшел Үзән» индустриаль паркы хезмәткәрләре өчен хостел булдыру идеясе дә тәкъдим ителде. Төзелешне ике этапта алып бару күздә тотыла, барлыгы өч корпус төзеләчәк. Проектны шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов хезмәткәрләр өчен уңайлы яшәү шартлары булдыруны җайга салу зарурлыгын билгеләп үтте. Ул проектны эшләп бетерергә һәм хостел биналарын башка мәйданчыкларда урнаштыру вариантларын өйрәнергә тәкъдим итте. Шулай ук карап тикшерелгән проектлар арасында агросәнәгать парклары булдыру, пляж ачу, глэмпингта ял итү урыннары оештыру һәм башкалар бар иде.

Чара Татарстан Министрлар кабинетында узды, дип хәбәр итте республика рәисе матбугат хезмәте.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар