Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.02.2022, 15:06

Казан Мэры студентларны шәһәр Башкарма комитетына стажировкага чакырды

Ике айлык стажировкага югары уку йортларыннан 30 укучыны кабул итәргә планлаштыралар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Дмитрий Никитин). Казан Мэриясендә стажировка узу өчен студентлардан гаризалар кабул ителә башлады. Проект югары уку йортлары укучыларына тормышта үз урыннарын табарга һәм шәһәрнең төрле юнәлешләрендә – төзекләндерү өлкәсе, шәһәр төзелеше сәясәте, социаль тармакта һ.б. эшчәнлекнең ничек алып барылуын белергә мөмкинлек бирәчәк. Эшлекле дүшәмбе барышында яңа проект турында Казан Мэры Илсур Метшинга Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде.

Шәһәр башлыгы моңа кадәр дә берничә тапкыр Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләрен студентларны эшкә җәлеп итәргә чакырган иде. «Шәһәр Мэриясе – карьера башлау өчен абруйлы мәйданчык. Студентлар алачак тәҗрибә – бәяләп бетергесез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Ирина Бочкова билгеләп үткәнчә, стажировка барышында студентлар карьераларын нинди өлкәдә төзи алачагын билгели алачак, әлбәттә, теоретик базаны да белү кирәк. «Казан Мэриясендә эшләү – ул шәһәр үсешендә катнашу, уникаль проектларны башлап җибәрү һәм гамәлгә ашыру, масштаблы вакыйгаларның бер өлеше булу, казанлыларның тормыш шартларын яхшыртуда үзеңнең эшчәнлек нәтиҗәсен күрү», – диде Ирина Бочкова.

Ике айлык стажировкага 30 студентны кабул итү планлаштырыла. Ул үз эченә түбәнгеләрне алачак:

– инфраструктура объектлары һәм социаль учреждениеләр, районнар администрацияләре белән танышу;

– алдынгы идарәчеләр белән ачык аралашу;

– шәһәр проектларын гамәлгә ашыруда катнашу;

– проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен кейслар чишү;

Һәр студент старт имидж җыелмасы һәм мәгълүмати материаллар алачак, алар аңа беренче көннән үк үзен команда өлеше итеп хис итәргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте кадрлар идарәсе башлыгы.

Стажировка дүрт этапта узачак:

– беренче этап чорында югары уку йортлары һәм көллиятләрдә төп актив белән очрашулар һәм барлык теләүчеләргә стажировка программасы турында мәгълүмат җиткерү планлаштырыла. Катнашу өчен stazhirovka.kzn.ru порталында анкета тутырырга кирәк;

– 24 нче февральдән 1 нче мартка кадәр алар җибәргән мотивация хатлары нигезендә конкурста катнашучыларны сайлау узачак;

– 1 нче марттан 1 нче майга кадәр стажировканың төп өлеше планлаштырыла;

– 1 нче апрельдән 1 нче майга кадәр проектларны әзерләү һәм яклау булачак.

Стажировка үткәннән соң һәр катнашучы махсус сертификат алачак, ә иң актив студентларга Казан Башкарма комитеты бүлекчәләрендә эш тәкъдим итәчәкләр.

Ирина Бочкова билгеләп үткәнчә, яшь белгечләрне җәлеп итү һәм даими нигездә кадрлар резервын формалаштыру практикасын кертү планлаштырыла һәм аерым эш юнәлешләре буенча стажировканың җәйге форматы эшләнә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.02.2002
Видеорепортаж
07.02.2022 12:50
Казан Мэриясендә стажировка үтү өчен гаризалар кабул итү башланды
Барлык яңалыклар