Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 09:19

Казан Мэры Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны өстенлекле тәртиптә яңартырга тәкъдим итте

Татарстан башкаласында шундый 99 урам бар, аларның күбесе – бистәләрдә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урам юлларын капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонтлау программасына өстенлекле тәртиптә кертергә тәкъдим итте. Бу сугыш геройларын искә алуга өлеш кертү булачак, дип билгеләп үтте ул бүген Ратушада уза торган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бүген Татарстан башкаласында сугыш геройлары исемен йөртә торган 99 урам бар, аларның 81-е (59 чакрым) ремонтка мохтаҗ, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Әлеге урамнарның зур өлеше шәһәр бистәләрендә урнашкан. «Хәрәкәт интенсивлыгы зур булган шәһәр урамнары ремонтлана, әмма бистә юлларына - бистәләрдә Казан халкының өчтән бер өлеше яши – мондый игътибар күптән күрелмәгән. Әлеге урамнарның 50-се сугыш геройлары исемен йөртә – аларны ремонтлау һәм яктырту өчен зур күләмдә акча кирәк», - диде И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан «Җиңү урамы» федераль проектын гамәлгә ашыруга кушылачак. Әлеге проект буенча республикада Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары хөрмәтенә аталган 28 урамны ремонтлау планлаштырыла. Шулай итеп, әлеге эш кысаларында Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты хисабына ремонтлау планлаштырыла

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Видеорепортаж
28.02.2020 13:26
Илсур Метшин 2020 елга 20 бурыч куйды
Барлык яңалыклар

Казан Мэры Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны өстенлекле тәртиптә яңартырга тәкъдим итте

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урам юлларын капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонтлау программасына өстенлекле тәртиптә кертергә тәкъдим итте. Бу сугыш геройларын искә алуга өлеш кертү булачак, дип билгеләп үтте ул бүген Ратушада уза торган Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бүген Татарстан башкаласында сугыш геройлары исемен йөртә торган 99 урам бар, аларның 81-е (59 чакрым) ремонтка мохтаҗ, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Әлеге урамнарның зур өлеше шәһәр бистәләрендә урнашкан. «Хәрәкәт интенсивлыгы зур булган шәһәр урамнары ремонтлана, әмма бистә юлларына - бистәләрдә Казан халкының өчтән бер өлеше яши – мондый игътибар күптән күрелмәгән. Әлеге урамнарның 50-се сугыш геройлары исемен йөртә – аларны ремонтлау һәм яктырту өчен зур күләмдә акча кирәк», - диде И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан «Җиңү урамы» федераль проектын гамәлгә ашыруга кушылачак. Әлеге проект буенча республикада Бөек Җиңү һәм сугыш геройлары хөрмәтенә аталган 28 урамны ремонтлау планлаштырыла. Шулай итеп, әлеге эш кысаларында Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты хисабына ремонтлау планлаштырыла.