Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.12.2021, 16:18

Казан Мэры элек авария хәлендә булган йортларда яшәүчеләрне өй туе белән котлады

Илсур Метшин «Салават күпере» торак комплексында Галимҗановлар гаиләсендә булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). Яңа ел алдыннан Казанның 80-нән артык гаиләсе авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү программасы буенча яңа фатирларга күчәчәк. «Салават күпере» торак комплексында беренчеләрдән булып ачкыч алган гаилә – Галимҗановлар гаиләсе. Казан Мэры Илсур Метшин аларның Илһам Шакиров урамында урнашкан яңа фатирларында булып кайтты һәм аның яңа фатирга күчүчеләрдә уңай хис-кичерешләр генә уятуына инанды. Галимҗановлар 2022 елда күчерелергә планлаштырган 267 гаилә исемлегенә кергән, әмма бу иртәрәк томышка ашырылды.

«Бу программа өчен Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт әйтәсе килә. Ул 2025 елда тәмамланырга тиеш иде, әмма Рөстәм Нургалиевич карары белән моны ике елга иртәрәк эшләргә мөмкин булды. Авария хәлендәге 51 йорттан меңләгән кеше яңа фатирлар алды инде», – диде шәһәр башлыгы.

Ир белән хатын сөйләгәнчә, Тимерьюлчылар урамындагы иске йортта алар 40 елдан артык яшәгән. Пенсиягә кадәр гаилә башлыгы Наил Зәкәрия улы Россия тимер юлларында слесарь булып, ә аның хатыны Суфия Гарәфетдин кызы Юдино фабрикасында тегүче булып эшләгән. «Без шулай килеп чыгар дип көтмәгән идек. Йортны 2016 елда авария хәлендә дип таныдылар, һәм ул вакытта яңа торакны 2024 елда гына көтәргә мөмкин, диделәр. Инде ул вакытка кадәр яши дә алмабыз дип уйладык. Менә хәзер әкрен генә күченәбез. Элеккеге кебек үк, өчәүләп – кызыбыз белән бергә яшәрбез», – дип сөйләде Наил Зәкәрия улы.

Пенсионерлар билгеләп үткәнчә, ачкычларны алар өч көн элек алган һәм яңа фатирда бәяләгән беренче нәрсә – җылы идән, чөнки моның белән элек зур проблемалар булган. «Безнең йортыбыз агач иде. Тәрәзәләре череп беткән, күселәр дә күренгәләде. Бик салкын, бигрәк тә елның шушы вакытында. Башта ике ел мич ягып җылыттык, аннары безнең бәхеткә капиталь ремонт ясалды. Менә әле генә тиз генә кереп чыктык, ә өй эчендә үтәли җил исә. Бу яңа фатир безнең өчен, әлбәттә, зур бәхет», – дип өстәде Суфия Гарәфетдин кызы.

Яңа фатир ияләре Казан Мэры өчен зур булмаган экскурсия уздырды һәм яңа торакның башка өстенлекләреннән тыш, алар зур мәйданга ия булулары турында сөйләде. 52,3 кв.метр урынына гаилә бушлай 71,3 кв.метр мәйданлы фатир алган. И.Метшин отделканың яхшы һәм тәрәзәдән күренешнең матур булуын билгеләп үтте. Пенсионерларның сүзләренә караганда, беренче каттан 12-нче катка күчү гадәти булмаган, әмма алар инде ияләшергә өлгергән.

Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләгәнчә, бу 18 катлы йортка авария хәлендәге торактан 37 гаиләне күчерү планлаштырыла. Галимҗановлар инде йортта таныш-белешләрен очратырга өлгергән, урамда йөргән вакытта кайбер күршеләренең каршы йортларда яисә урам аша яшәүләре турында белгән.

Визит азагында Казан Мэры гаиләгә көнкүреш техникасы сатып алу өчен сертификат тапшырды. «Без бу районны тагын да матуррак итәргә тырышачакбыз. Инфраструктураны да үстерәчәкбез, поликлиникалар да барлыкка киләчәк. Киләсе елда проблемалар һәм бөкеләр булмасын өчен транспорт мәсьәләсен карарбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз», – дип йомгаклады И.Метшин.

Чарада шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан 2021 елга кадәр Казанда 33 авария хәлендәге йорт күчерелде, 733 кеше яңа торакка күченде. Хәзер калган гражданнарны күчерү дәвам итә. Мәсәлән, вакытыннан алда, 2023 елга кадәр Совет районындагы Стадион һәм Патрис Лумумба урамнарындагы ике йортта яшәүче 681 кешене һәм Киров районындагы 16 йортны күчерү планлаштырыла. Программаны финанслауның гомуми күләме 974,9 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән 623,7 млн сум – федераль бюджеттан, 344,2 млн сум – төбәк бюджетыннан һәм 7 млн сум – җирле бюджеттан.

Фоторепортаж
Илсур Метшин аварияле торактан «Салават күпере»нә күчкән Галимҗановлар гаиләсендә кунакта булды
Видеорепортаж
21.12.2021 14:58
Илсур Метшин аварияле торактан «Салават күпере»нә күчкән Галимҗановлар гаиләсендә кунакта булды
Барлык яңалыклар