Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2021, 13:09

Казан Мэры кыска вакыт эчендә пляжларны коену сезонына әзерләргә кушты

Шәһәрлеләрне моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга чакыралар – узган ел 21 кешене, шул исәптән 5 баланы коткарганнар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин пляжларны кыска вакытта әзерләргә кушты. «Килеп туган һава шартларын исәпкә алып, безгә бу эшне тизләтергә кирәк. Мондый температура аномалияләре 1898 елдан бирле булмаган. Без һәрвакыт пляжларны 1-нче июньгә әзерләдек, әмма быел мин эшләрне максималь тиз төгәлләүләрен һәм барлык кирәкле рөхсәтләрне бирүләрен сорыйм», – диде ул бүген Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ялы өчен биш муниципаль пляж әзерләнә: «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомольское күле»,»Зур Аккош күле». Шулай ук ТР башкаласында Аккош һәм Изумрудное күлләре янындагы сулыкларда һәм Җиңү паркында өч ял урыны оештырыла. Һәр пляжда 30-нчы августка кадәр 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өч коткаручы һәм берәр медицина хезмәткәре кизү торачак, дип хәбәр итте Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов. «Барлык пляжлар көймәләр, коткару кирәк-яраклары һәм медикаментлар белән тулы күләмдә тәэмин ителәчәк», – дип билгеләде ул.

Узган ел шәһәрнең муниципаль пляжларында 21 кеше коткарылган, шул исәптән 5 бала. Тагын 119 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелде, дип искәртте Ф.Тимурханов. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы шәһәрлеләрне су янында ял итү өчен бары тик коткаручылар һәм табиблар эше тиешенчә оештырылган муниципаль пляжларны гына сайларга чакырды.

Пляжларның җәйге су коену сезонына әзерлеген ел саен техник тикшерү барышында тикшерәләр. Пляжда коткару посты, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бүлмәләр, балалар коену урыннары чикләре билгеләнергә тиеш, шулай ук суда кешеләр белән бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча материаллар, суда үз-үзеңне тоту һәм коену кагыйдәләре, һава һәм су температурасы турында белешмәләр, пляж схемасы һәм су объекты акваториясенең коену өчен билгеләнгән участогы, тирәнлеге һәм куркыныч урыннар күрсәтелгән мәгълүмат стендлары урнаштырылган.

Якын араларда 8750 кв. м мәйданда су астында тикшерү һәм сулыклар төбен чистартуны тәмамлау планлаштырыла. Тикшерү зонасының яр буе линиясе озынлыгы 1120 метр тәшкил итә, дип хәбәр итте Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы. «Шулай ук без җиһазланмаган һәм куркыныч урыннарда коенуны тыю турында аншлаглар куярга тиеш», – дип өстәде спикер.

Районнар администрациясенә коткару һәм медицина постлары биналарын, күләгә навесларын, эскәмияләрен, урналарны, чишенү урыннарын төзекләндерергә, су коену зонасын яңартырга, киртәләрне торгызырга дигән бурыч йөкләнде. Халыкка уңайлы булсын өчен, душ кабиналарына су ташу тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, якын арада пляжларда һәм якын-тирә территорияләрдә санкцияләнмәгән чүп-чар өемнәре юк ителә.

«Су коену сезоны дәвамында Идел һәм Казансу елгалары акваториясен һәм яр буе территорияләрен гражданнар яклавы идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча сулыкларында коткару җәмгыяте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре бергәләп патрульләү планлаштырыла», – дип хәбәр итте Ф.Тимурханов.

Шәһәрнең барлык пляжларында ял итүчеләр арасында суда куркынычсызлыкны пропагандалау буенча акцияләр үткәреләчәк. Шәһәр халкына батып үлүчеләргә ярдәм күрсәтү ысуллары турында сөйлиячәкләр, балаларны йөзәргә өйрәтәчәкләр. Ял итүчеләр өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булган мәгълүмати листовкалар әзерлиләр.

Спикер Эчке эшләр идарәсенә кичке вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә пляжларга якын-тирә территорияләрдә патрульлек итүне көчәйтергә, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында суда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә һәм аларныКазан шәһәре сулыкларында коткару җәмгыятенә әзерләүне оештырырга кушты.

«Гражданлык яклау идарәсенең барлык тәкъдимнәрен үтәргә кирәк. Моңа игътибарны барлык структур бүлекчәләргә һәм район башлыкларына юнәлтүегезне сорыйм. Эчке эшләр идарәсе дә бу юнәлештә актив эшләүне сорыйм», – дип йөкләде Казан Мэры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.05.2021
Видеорепортаж
17.05.2021 12:41
Казанда биш шәһәр пляжы һәм өч су янында ял итү урыны ачылуга әзерләнәләр
Барлык яңалыклар