Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2020, 14:36

Казан Мэры сезонлы сәүдә объектларын 2021 елның февраль ахырына кадәр урнаштыру өчен торглар уздыруны йөкләде

Моннан тыш, килешүләр вакытын өч елга кадәр арттыру мөмкинлеге дә каралачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Киләсе елда сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру хокукына иртәрәк срокларда торглар үткәрүне һәм эшмәкәрләр белән килешүләр төзү мөмкинлеген өч елга карауны Казан Мэры Илсур Метшин бүген видеоконференция режимында узган кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча координация советында йөкләде.

Шәһәр башлыгына стационар булмаган сәүдә объектлары буенча сорауны Игорь Иванов («Жорж» ҖЧҖ) җибәргән. «Сезонлы стационар булмаган объектларны аукционнарга ким дигәндә өч елга куюны үтенәм, ә хәзерге кебек бер елга гына түгел. Бу безгә чыгымнарны капларга мөмкинлек бирәчәк. Без үз чиратыбызда сыйфатлырак һәм матур объектлар төзергә әзер», – дип язган эшмәкәр.

«Бу мәсьәләне карарбыз», – дип вәгъдә итте Казан Мэры. Шәһәр башлыгы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка киләсе елда шундый мөмкинлекне тормышка ашыру өчен бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Моннан тыш, инде март аенда эшмәкәрләр киләсе җәйге сезонга әзерлекне башлап җибәрә алсын өчен, аукционнарны иртәрәк үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте И.Метшин. «Тагын бер теләк – күп өлешен февраль аенда уйнатсыннар иде, җиңүчеләр инде мартта ук хәбәрдар булсыннар һәм чананы җәйгә әзерләсеннәр», – диде шәһәр башлыгы.

Шәһәр башлыгы шулай ук эшкуарларга стационар булмаган сәүдә объектлары заманча һәм шәһәр архитектурасына туры килсен иде дип җавап үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Бердәнбер әйбер, бу чыннан да башкалага лаеклы проект булачак дип без килешсәк иде, сәүдәгәрләрчә виртуаль рәвештә бер-беребезнең кулларын кыссак иде. Беркем дә сарайлар төзүне сорамый, барысы да аңлый, чыгымнар җәйге сезон дәвамында гына каплана, ә шулай да аз чыгымнар белән дә шәһәргә карата мәхәббәт һәм зәвык белән ясарга мөмкин, – диде И.Метшин. – Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә баш архитектор белән без барлык килешүләрне тизләтелгән үтү турында килештек».

Фоторепортаж
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча Координация советы утырышы, 19.11.20
Видеорепортаж
19.11.2020 14:31
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча Координация советы утырышы, 19.11.20
Барлык яңалыклар