Казан мәктәпләрендә туклану берничә график буенча яки мәктәп укучыларын бер рәт аша күчереп утырту юлы белән башкарыла.
Фото: Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте
Бу уку елында укучыларның туклану графигындагы үзгәрешләр эпидемиологик хәл аркасында килеп чыкты, дип искәртте Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.
«Әгәр элек туклану тәнәфесләр вакытында утырту урыннары тулы килеш оештырылса, хәзер ул берничә график буенча яки, урын җитәрлек булса, тиешле дистанцияне үтәп, мәктәп укучыларын бер рәт аша күчереп утырту юлы белән башкарыла», – дип хәбәр итте ул.
Эпидимиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә аш-су әзерләү һәм бирү режимы үзгәрде. Моннан тыш, Казан мәктәпләрендә дезинфекция чаралары ярдәмендә көчәйтелгән савыт-саба юу режимы башкарыла, азык-төлек блогы хезмәткәрләре һәм дежурлар шәхси саклану чараларыннан эшли, дип хәбәр итте Р.Мөхәммәдшина.
«Бүгенге көнгә төп сорау – туклану графигы. Бу өлештә Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, – дип шәрехләде Илсур Метшин. – Төшке аш кагыйдәләр буенча оештырылсын өчен тәнәфесләр төрле вакытта булырга тиеш. Ата-аналардан, мәктәп директорларыннан һәм педагоглардан башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз, шуңа күрә барлык затларның ярдәме кирәк. Моны игътибар белән күзәтеп торуны һәм тәнәфесләрне төрле вакытта оештырып, системаны җайга салуыгызны сорыйм».
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның сентябреннән Казанның мәктәп ашханәләрендә 143 мең укучы туклана, шуларның 69,5 меңе – башлангыч сыйныф укучылары.