Илсур Метшин базаны кышка төзеп бетерергә йөкләмә бирде
Гомуми мәйданы 2,4 гектар булган территориядә техниканы һәм реагентларны саклау өчен ябык складлар, административ-көнкүреш корпусы, ремонт блогы һәм махсус техникага сыек реагент салу станциясе урнашачак. Контроль-үткәрү пункты инде төзелгән, якын арада ангарларга керешәчәкләр. Объекттагы эшләр барышын бүген Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
Фото: Денис Гордийко
Киров районының Гривка урамындагы иске база 100 берәмлек техникага исәпләнгән, шул ук вакытта предприятие балансында 131 махсуслаштырылган машина (комбинацияләнгән юл машиналары, үзбушаткычлар, автогрейдерлар, себерү-җыештыру машиналары, тракторлар, кар төягечләр һәм башка ярдәмче техника) бар. Ф.Әмирхан урамына «күченеп», предприятие, базадан хезмәт күрсәтә торган территориягә кадәр араны кыскарту нәтиҗәсендә, үз эшен оптимальләштерә алачак.
Бүгенге көндә эшнең беренче этабы төгәлләнгән – контроль-үткәрү пункты төзелгән. Бинада диспетчер бүлмәсе, сак пункты, санузел һәм телевизор белән кечерәк ял зонасы проектланган. Тулаем алганда, хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак: диспетчер бүлмәсендә телевизор һәм йомшак җиһаз белән заманча эш урыны булдырылачак. Шулай ук ял зонасы белән ашау бүлмәсе аерым урнашачак. Алга таба йокы урыннары һәм ризык кабул итүнең зур зонасы булган өстәмә корпуслар төзеләчәк.
Контроль-үткәрү пункты белән янәшә административ-көнкүреш корпусы һәм сезонлы җиһазларны, кыйммәтле техниканы, мәсәлән, махсуслаштырылган тузан суырткычларны саклау өчен салкын склад барлыкка киләчәк.
База территориясендә автотранспорт хезмәте өчен көнкүреш биналары һәм ремонт бокслары булган ангар төзү планлаштырыла. Аның артына реагентларны һәм ком-тоз катнашмасын саклау складын урнаштырачаклар. Тагын бер объект – транспортка сыек реагент салу һәм аны саклау станциясе. Проектлаучылар махсус техника өчен парковка урыннары зонасын ясаган, бу предприятие хезмәткәрләренә, вакытны әрәм итмичә, линиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
База узган елның җәендә төзелә башлады. Башта аны 2025 елның җәенә төгәлләргә планлаштырылган иде. Әмма шәһәр башлыгы, сыйфатны югалтмыйча, процессны тизләтергә һәм объектны кышка төзеп бетерергә күрсәтмә бирде.
«Шәһәрне төзекләндерү» МУП 2011 елда оешкан, хәзер анда 229 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 49 яшь. Предприятие Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының гомуми мәйданы якынча 4 млн кв.м булган урам-юл челтәренә хезмәт күрсәтә. Шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарында подрядчы оешма буларак эшли, аларга килешү буенча мәйданы 286 мең кв.м булган зона беркетелгән.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә җәй айларында юлларны җыештыруда барлыгы 589 машина катнашачак, шуларның 543 е ел әйләнәсе файдаланыла.
Камилә Вилданова