В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илсур Метшин белән онлайн-очрашу шәһәр Мэриясенең Instagram дагы рәсми аккаунтында узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Иртәгә, 2-нче сентябрьдә, Казан Мэры Илсур Метшин Instagram да туры эфир үткәрәчәк. Онлайн-режимда шәһәр башлыгы шәһәрлеләрне бочыган сорауларга җавап бирәчәк.
Мэрның Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән Интернет очрашуы 14:00 сәгатьтә Казан Мэриясенең Instagram дагы рәсми аккаунтында башлана.
Илсур Метшинның социаль челтәрдә булачак туры эфиры исәп буенча 4-нче булачак, аларның беренчесе агымдагы елның апрелендә булды. Казан Мэры соңгы тапкыр июньдә шәһәр халкының сорауларына җавап бирде. Ул вакытта ул төзекләндерү планнары, самокатларда хәрәкәт итүнең яңа кагыйдәләре, уңайлы мохит булдыру, велоинфраструктура һәм су белән тәэмин итүне нормальләштерү турында сөйләде, шулай ук этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерилизацияләү башлану турында игълан итте.