В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике шәһәрнең башлыклары шәһәр хуҗалыгы өлкәләрендә эш оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь, Камилә Вилданова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада Ташкент хокиме Шәүкәт Умурзаков белән очрашты. Ике шәһәрнең башлыклары шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Үзбәкстан башкаласы хокимы урынбасары Шароф Рахманов һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин катнашты.
Илсур Метшин Ташкент башлыгын сәламләп, Татарстан башкаласының үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга шат булуын ассызыклады. Шәүкәт Умурзаков үз чиратында кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте һәм хезмәттәшлек белән кызыксынуын белдерде. Аерым алганда, үзбәк ягының игътибарын Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, мәктәп туклануын оештыру, шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту тәҗрибәсе җәлеп итте.
Очрашу ахырында яклар хезмәттәшлек өчен юнәлешләр билгеләргә килештеләр.
Казан Мэрының Ташкент хокимы белән очрашуы Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында узды. Бүген «Казан Экспо»да старт алган чара 700 дән артык бизнес вәкилен, Россиянең 19 төбәге һәм Үзбәкстанның 12 төбәге вәкилләрен берләштерәчәк.