В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы елда психология-медицина-педагогика комиссиясе белгечләре 6 меңгә якын консультация үткәргән.
Фото: Денис Гордийко
Ирек Ризванов искәрткәнчә, сәламәтлекне бәяләү һәм баланың индивидуаль уку маршрутын билгеләү өчен шәһәрдә психология-медицина-педагогика комиссиясе эшли. Соңгы елда белгечләр 6 меңгә якын консультация үткәргән. 2630 бала мәгариф траекториясен төзү буенча тәкъдимнәр алган. «Балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм ата-аналарга консультацияләр үткәрү өчен бинаны ремонтлау, шул исәптән яңадан планлаштыру аша эчке мәйданнарны киңәйтү мәсьәләсе кискен тора. Бу проблеманы хәл итү психологик-педагогик хезмәтнең тулы канлы эше өчен уңайлы шартлар тудырачак», – дип ассызыклады И.Ризванов.
Илсур Метшин, депутатларга мөрәҗәгать итеп, киләсе елда бинада ремонт үткәрергә тәкъдим итте. «Шәһәрдә мөһим инклюзив проектлар тормышка ашырылды. Мәгариф учреждениеләрендә үзенчәлекле балалар өчен шартлар тудыру эше белән беррәттән, психологик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм аларның ата-аналарына консультация бирү дә мөһим. Ел саен, психология-медицина-педагогика комиссиясенә мөрәҗәгать иткәннән соң, 2,5 меңнән артык бала шәхси белем бирү маршруты төзү буенча тәкъдимнәр ала. Без, һичшиксез, мондый балалар өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Ирек Асафович үзәкне яңарту тәкъдиме белән чыгыш ясады, киләсе елда әлеге идеяне тормышка ашырыйк», – диде шәһәр башлыгы һәм депутатларны тәкъдимнәр әзерләргә чакырды.