Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2019, 13:33

Казан Мэры УЕФА Суперкубогы өчен матч үткәрүгә заявка турында: «Көндәшлек бик зур, ләкин без барыбер көрәшәчәкбез»

Татарстан башкаласының конкурста җиңү һәм Суперкубок матчын кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, дип саный Илсур Метшин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль, Ксения Швецова). Казан 2022-2023 елларда УЕФА Суперкубогы өчен матч уздыруга заявка бирде. Заявка кампаниясендә шулай ук Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана катнаша. Конкурентлык югары булуга карамастан, Татарстан башкаласының конкурста җиңү һәм Суперкубок матчын кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Без бу матчны беренче тапкыр безнең илдә үткәрүгә омтылыш ясадык. Башка вакыйгалар да булды, мәсәлән, Мәскәү УЕФА Чемпионнар лигасын кабул итте. Әмма Европа Лигасы һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре очраша торган Суперкубок матчы беренче тапкыр безнең илдә уза ала», – диде И.Метшин.

Суперкубок уздыру урыны дөньяның эре шәһәрләре арасында каты көндәшлек шартларында сайлана, дип билгеләде Мэр. «Заявка кампаниясе Универсиада яки FINA чемпионатыннан бер дә ким түгел, – дип билгеләп үтте ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. - Бүгенге көндә дүрт кандидат билгеле, алар арасында Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана бар. Көндәшлек бик зур, әмма без барыбер көрәшәчәкбез».

Шушы көннәрдә УЕФА Суперкубогы матчын үткәрүгә заявка биргән барлык шәһәрләр дә билгеле булачак, дип өстәде И.Метшин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, УЕФА Суперкубогы – Европа сезонын ача торган һәм УЕФА Чемпионнар лигасы һәм УЕФА Европа Лигасы җиңүчеләре очраша торган рәсми футбол турниры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.07.2019
Видеорепортаж
08.07.2019 14:49
Өч паркта казанлыларны WorldSkills чемпионаты белән таныштырачаклар
Барлык яңалыклар