Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2025, 13:21

Казан мэры гуманитар ярдәм күрсәтүче оешмалар белән үзара бәйләнеш турында: «Без аларга сорау буенча биналар белән ярдәм итәбез»

Казанда 60 тан артык торак булмаган бина оешмаларга бушлай куллануга тапшырылган

Казанда 61 торак булмаган бина 12 дини оешмага, 26 дәүләт учреждениесенә, 16 җәмәгать оешмасына, биш хәйрия фондына, ике коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасына, шулай ук махсус хәрби операция сугышчылары өчен гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүче дүрт социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмага бушлай файдалануга бирелгән. Бу хакта җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сөйләде.

«Без социаль җаваплылык турында онытмыйбыз: кайбер объектлар түләүсез дини, җәмәгать оешмалары, волонтерлык оешмаларына тапшырылган. Соңгы ике елда МХО катнашучыларына ярдәм итү белән шөгыльләнүче дистәләгән гуманитар берләшмәләр барлыкка килде, без үз чиратыбызда сорау буенча аларга биналар белән ярдәм итәбез һәм, гомумән, алар белән бергә хәзер фронтка ярдәм итү өчен көчебезне ничек берләштерергә кирәклеген уйлыйбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Солидарность, Латыш Укчылары, Гвардия һәм Новаторлар урамнары буенча дүрт торак булмаган бина гуманитар оешмаларга тапшырылды. Алар арасында – «Гуманитар инициативаларны координацияләү буенча иҗтимагый берләшмә» һәм «Россия казаклары» төбәк бүлеге, алар маскировка челтәрләре үрәләр һәм аларны МХО зонасына җибәрәләр.

Шәһәр башлыгы инклюзив инфраструктураны формалаштыру мөһим, дип өстәде. «Дистәләгән объект күнекмәләр фатирлары, инклюзив үзәкләр өчен тапшырылган. Бүген анда шөгыльләнүчеләр саны инде меңгә җитә», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Ренат Галәветдинов сөйләвенчә, узган ел җир кишәрлеген түләүсез алуга хокукы булган күп балалы гаиләләр өчен Лаеш һәм Биектау районнарында 1036 территория билгеләнгән. Казанда барлыгы 9696 гаиләне җир кишәрлеге белән тәэмин итәргә кирәк, ә бу хокукны 2012 елдан бирле 8437 гаилә гамәлгә ашырган.

Моннан тыш, җир кишәрлекләре җиде дини оешмага бушлай милеккә бирелгән. Алар арасында – Борисоглебск торак массивындагы мәчет һәм чиркәү, Юдино бистәсендәге мәчет һәм Казан Богородица ирләр монастыре комплексы биләгән дүрт территория.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.01.2025
Видеорепортаж
20.01.2025 10:49
2024 елда Казан милкенә 100 дән артык объект күчте
Барлык яңалыклар