Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2022, 12:18

Казан Мэры цифрлы реклама үсеше турында: «Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк»

2021 ел нәтиҗәләре буенча шәһәрнең тышкы реклама базары пандемиягә кадәрге чор дәрәҗәсенә җитте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль, Алинә Бережная). Казанның реклама тармагы коронавирус инфекциясе пандемиясеннән соң аякка басып килә – 2021 елда реклама конструкцияләренең тулылану күрсәткечләре кризиска кадәрге чорга әйләнеп кайтып кына калмады, пандемиягә кадәрге вакытны узып та киттеләр. Тармакны торгызуда цифрлы реклама конструкцияләре зур роль уйнады – аларның йөкләнеше 65-70% тәшкил итә. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, алга таба да шәһәрдә цифрлы рекламаны үстерергә кирәк.

«Хәтта пандемия шартларында да реклама базары бер урында гына тормады, Казанда цифрлы өслекләр барлыкка килде. Алар мобильрәк, күбрәк реклама күрсәтергә мөмкин, ә безнең өчен бу – реклама конструкцияләре саны кимү, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Әлеге юнәлешкә ярдәм итәргә һәм тенденцияләрне күзәтергә кирәк, шул вакытта гына без яңалыклар кертүче шәһәрләр арасында алдынгы булачакбыз».

Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр иткәнчә, 2021 ел ахырына тышкы реклама базары күләмендә цифрлы өлеш 50% ка кадәр арткан, шул ук вакытта процент нисбәтендә Казанда цифрлы инвентарь гомуми саннан 15% тан да артмаган.

Әскәр Баһаветдинов билгеләп үткәнчә, әле берничә ел элек кенә Казанда брандмауэрлар фасад рекламасының иң киң кулланылган төре иде, шәһәрдә шундый 36 реклама булган. 2021 ел ахырына аларның саны 8 гә кадәр кимегән. Шуның белән бергә, медиафасадлар саны 15 тән 30 га кадәр артты. «Соңгы еллар динамикасы заманча трендлы цифрлы технологияләр үсешен күрсәтә. Гади брандмауэрлар өлеше сизелерлек кими. Цифрлы чорда алар урынсыз һәм искергән мода итеп күренә башлады», - дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта, А.Баһаветдинов сүзләренә караганда, цифрлы реклама шәһәрнең йөзен органик тулыландыра, аны заманча итә һәм шәһәр мохитенең эстетикасына зыян китерми.

Казанда цифрлы форматтагы медиафасадлар белән беррәттән 73 еврощит, шулай ук эре форматтагы 9 цифрлы конструкция – суперсайтлар һәм супербордлар бар.

Исегезгә төшерәбез, Казан территориясендә 1042 объектта реклама конструкцияләре урнаштырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.02.2022
Видеорепортаж
14.02.2022 11:19
Казанның тышкы реклама базарында цифрлы өслекләр драйвер булды
Барлык яңалыклар