Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.02.2025, 16:44

Казан мэры «Казаныш» форумы турында: «Без форумның файдалы булуын, белгечләрнең безгә белем алу һәм уртаклашу теләге белән килүен теләдек»

Шәһәр башлыгы архитектура форумына йомгак ясады

Бүген Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумының йомгаклау көне уза. Казан мэры Илсур Метшин төбәк һәм халыкара журналистлар белән матбугат конференциясендә архитектура форумына нәтиҗә ясады.

«Форумда катнашучылар нәтиҗә ясарга тиеш», — дип җавап бирде журналистларның соравына Илсур Метшин һәм телефоннан форумда катнашучыларның берсенең хәбәрен укыды: «Мин дөньяда күп кенә чараларда булдым, әмма бер урында шулкадәр мөһим, көнүзәк һәм кызыклы булуы — сирәк күренеш. Алга таба да җиңеп чыгарга авыр максатлар куегыз. Алга таба да Казанны яшәү өчен иң яхшы шәһәр итегез».

«Мэр һәм форумның оештыручыларының берсе буларак минем өчен бу иң яхшы билге, — дип дәвам итте Илсур Метшин. — Без форумның файдалы булуын, белгечләрнең безгә белем алу һәм уртаклашу теләге белән килүен теләдек. Без белгечләрне игътибар белән сайладык, әңгәмә темаларын сайладык. Без моны булдыра алдык, дип ышанам».

«Без бүген «Казаныш»ны тәмамлыйбыз һәм сезне сагына да башладык инде. Якын очрашуларга кадәр, барыбызга да уңышлар, мәйданчыкта фикер алышуларыбызның тормышка ашуын телибез», — дип йомгаклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы. Казанда өч көн — 6 февральдән 8 февральгә кадәр узды. Чарада БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Фоторепортаж
«Казаныш» форумында мэр гуманизм идеясенә нигезләнгән алымны формалаштыруда шәһәр тәҗрибәсе турында сөйләде
Видеорепортаж
08.02.2025 15:52
Илсур Метшин «Казаныш» форумының кеше үзәклелеге концепциясенә багышланган пленар сессиясендә чыгыш ясады
Барлык яңалыклар