Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2022, 16:30

Казан Мэры 5 млн турист турында: «Туристлар шәһәрлеләргә борчу тудырмыйча сөендергәндә, алтын урталыкны саклыйк»

Туризмны үстерү буенча шәһәр программасын эшләүгә экспертлар җәлеп ителәчәк, дип сөйләде И.Метшин журналистлар белән очрашуда.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь, Алсу Сафина). 2030 елга туристлар агымын 5 млн кешегә кадәр арттыру – ирешеп була торган максат, дип саный Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. Ул «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловның 2022 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә биргән соравына җавап бирде.

«Туристлар шәһәрлеләргә борчу тудырмыйча сөендергәндә, без алтын урталыкны саклап калачакбыз. Туристларның шәһәр өчен файдалы булуын һәм аларның казанлыларга уңайлы һәм имин шәһәрдә яшәргә, үзләрен бәхетле хис итәргә комачауламауларын телибез», - дип өстәде Мэр.

И.Метшин Казан шәһәренең меңьеллыгында 460 мең турист килүен искәртте. Шәһәр 2019 елда 3,5 млн турист рекордлы күрсәткеченә ирешкән. 2022 елның беренче яртыеллыгында Казанга 2 млн 251 меңнән артык турист килгән.

5 миллион турист китерү буенча яңа максатка ирешү өчен шәһәр программасы эшләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәр Думасының быелгы йомгаклау сессиясендә шәһәр башлыгы шундый йөкләмә бирде. «Тагын өчтән бер өлешкә үсәргә кирәк, 5 млн турист – бу реаль сан. Инфраструктурага көчле йөкләнеш булмаячак», - диде И.Метшин.

Аның сүзләренчә, яңа программа турында чакырылган экспертлар белән фикер алышыначак, бу мәсьәләдә әһәмиятсез сораулар юк, дип саный Мэр. Мәсәлән, хәзер туристлар шәһәргә күбрәк 2-3 көнгә киләләр. «Безгә туристлар шәһәрдә озаграк торсын өчен, туристлык маршрутлары буенча тиешле сервислар кирәк», - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
2022 ел нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының матбугат конференциясе
Барлык яңалыклар