Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2022, 13:50

Казан Мэры Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышында: «Безне ишетерләр һәм тиешле ярдәм күрсәтерләр дип ышанам»

Бүген Ижауда мәдәни мирасны шәһәрләр үсеше стратегиясенә кертү һәм коррупциягә каршы эшчәнлекне цифрлы трансформацияләү турында фикер алыштылар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). Бүген Ижауда Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышы узды, анда онлайн режимда оешма рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты. Утырышта индустриаль, тарихи һәм мәдәни мирасны шәһәрләрне үстерү стратегиясенә кертү мәсьәләләре, шулай ук коррупциягә каршы эшчәнлекне цифрлы трансформацияләүнең иң яхшы практикалары һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Казан Мэры карала торган мәсьәләләрнең мөһимлеген ассызыклады һәм чыгарылган тәкъдимнәрне тормышка ашыруга өметен белдерде. «Безгә булган бурычларны хәл итү буенча әйтелгән барлык тәкъдимнәр дә мөһим. Без аларны исәпкә алып, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка һәм федераль хакимият органнарындагы коллегаларга җибәрәчәкбез. Безне ишетерләр һәм тиешле ярдәм күрсәтерләр дип ышанам».

«Индустриаль мирас объектларын җайлаштыру якын-тирә территорияләрнең үсешенә этәргеч бирәчәк»

Индустриаль, тарихи һәм мәдәни мирасны шәһәрләр үсеше стратегиясенә кертү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуга керешеп, Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев Идел буе шәһәрләре тәҗрибәсе иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

Бу тема буенча докладлар белән Ижау, Самара, Пермь, Арзамас һәм Саратов вәкилләре чыгыш ясады. Казан тәҗрибәсе турында Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров сөйләде. Ул утырышта катнашучыларга шәһәрдә 592 мәдәни мирас объекты исәпләнүе турында җиткерде, шуларның 126 сы – федераль, 398 е – төбәк, 68 е – җирле объект. 2015 елда Казан төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек статусын алды, 2017 елда аның чикләре һәм саклау предметы расланды. Ул 425 тарихи кыйммәткә ия шәһәр төзелеше объектларын үз эченә ала.

2020 елда Татарстан башкаласында Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү төгәлләнде, ул тарихи мохитне саклау һәм анда яңа төзелеш территорияләрен үстерү юнәлешләрен билгеләргә тиеш, дип билгеләп үтте Т.Кадыйров.

Казанда индустриаль мирас берничә сакланган фабрика, завод, остаханә һәм вокзаллар аша тәкъдим ителә. Аларның кайберләре мәдәни мирас объектлары һәм шәһәрнең тарихи җирлеген саклау предметлары буларак дәүләт саклавына куелган. «Мондый әһәмиятле объектларны саклау һәм җайлаштыру шәһәрнең үзәк өлешен җанландырачак һәм якын-тирә территорияләрнең үсешенә этәргеч бирәчәк», - дип саный Т.Кадыйров.

Казанда коррупциягә каршы эшчәнлекне цифрлы трансформацияләү буенча өч масштаблы IT-проект гамәлгә кертелә

Татарстан Республикасы башкаласында коррупциягә каршы эшчәнлекне цифрлы трансформацияләү турындагы доклад белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгы киңәшчесе Кыям Беляев чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, көн саен җирле үзидарә органнарына керә торган мәгълүматның шактый күләме реаль вакыт режимында коррупцион рискларга анализ ясарга мөмкинлек бирә торган заманча цифрлы карарлар таләп итә. «Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча яңа шәһәр программасында коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәле цифрлы механизмнарын булдыруга зур игътибар бирелә», - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан башкаласында коррупциягә каршы эшчәнлекне цифрлы трансформацияләү буенча өч масштаблы IT-проект гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта «Хокукый контроль» цифрлы системасы эшли, ул реаль вакыт режимында теләсә нинди статистик хисапны формалаштырырга мөмкинлек бирә. Аналитик модуль юристлар эшчәнлегендә төрле «аномалияләрне» ачыклый белә. «Бирелә торган «тревога сигналы» тәҗрибәсез юристны яки намуссыз хезмәткәрне вакытында алыштырырга, бәхәсне аерым контрольгә алырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер бу система республика судларының мәгълүматлар базасына кертелә», - дип сөйләде К.Беляев.

Тагын бер яңалык – «Контурлы куркынычсызлык» системасы. Әлеге цифрлы система башлангыч стадияләрдә мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклауга юнәлдерелгән. Программа түрәләрнең үзләре даирәсендәгеләргә муниципаль хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә, теләген белә ала.

«Өченче «Цифрлы ревизор» программасы административ юрисдикциягә ия һәм «муниципаль контролерлар» булып торучы вазыйфаи затларның эшчәнлеген контрольдә тоту өчен булдырылган», – дип билгеләп үтте К.Беляев. – Бу система ярдәмендә административ җаваплылыкка тарту процессы цифралаштырылды».

Спикер, коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, муниципаль кадрлар хезмәтенә теркәү органнарына, шулай ук кредит учреждениеләренә электрон запрослар җибәрү буенча дәүләт системасына керү мөмкинлеге тәкъдим ителә, дип ассызыклады. «Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча без федераль үзәккә коррупциягә каршы көрәшнең бердәм комплекслы моделен тәкъдим итә, шулай ук коррупцион рискларны фаразлауның реаль инструментларын кертә алабыз», – дип нәтиҗә ясады К.Беляев.

Утырышта шулай ук Самара, Ижау һәм Уфа вәкилләре докладлар, тәкъдимнәр һәм инициативалар белән чыгыш ясады.

Оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең 2022 елга эш планы каралды һәм 2021 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бу темаларга докладлар белән ассоциациянең башкарма директоры Владимир Репринцев чыгыш ясады. Моннан тыш, ассоциация идарәсе составына яңа әгъзалар сайланды.

Утырышта Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты әгъзасы Денис Гусев, Самара шәһәр округы башлыгы Елена Лапушкина, Пермь администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Молоковских һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары булган башка шәһәрләр вәкилләре катнашты.

Видеорепортаж
26.05.2022 13:19
Казан Мэры Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гомуми җыелышында катнашты
Барлык яңалыклар