В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Ратушасында күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр
Марат Мөгыйнов фотосы
Илсур Метшин тантана кунакларына мөрәҗәгать итеп, зур гаиләләрнең шәһәр һәм ил тормышында аерым ролен билгеләп үтте. «Сезнең һәрберегез – матур гаилә булу белән бергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәтләүчеләр, үсеп килүче яшь буынга гаилә кыйммәтләрен тапшыру, саклау үрнәге. Җәмгыятебезнең нәкъ менә шундый эшлекле һәм социаль җаваплы гаиләләрендә игелекле, дөньяга ачык, зур эшләр башкарырга сәләтле балалар үсә», - дип ассызыклады мэр.
Бүләкләнүчеләр арасында җиде бала тәрбияләүче Кытаевлар гаиләсе иң күпсанлы гаилә буларак билгеләп үтелде. Ирле-хатынлы Эльмир һәм Мәрьям Кытаевлар тантанага тулы гаилә белән килделәр. «Гаилә – кеше тормышында иң зур кыйммәтләрнең берсе. Тормышта барысы да үзгәрергә мөмкин, әмма сине чын күңелдән яраткан кешеләр һәрвакыт синең яныңда калачак», - дип сөйләде Эльмир Кытаев.
Ир белән хатын балалар тәрбияләүне иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлек белән бергә алып баралар. Мәрьям Кытаева – психолог, җәмәгать эшлеклесе һәм декретта булган хатын-кызларга ярдәм итә торган әниләр хәйрия клубын оештыручы. Моннан тыш, ул Татарстанда чишмәләрне торгызу проектының меценаты булып тора.
Гаилә башлыгы Эльмир Кытаев күптән түгел «Ел атасы 2025» бәйгесенең «Әти галәм» номинациясендә җиңү яулаган.

Киләчәк турында сөйләгәндә, Кытаевлар гаиләдә тулылануны кире какмый. «Балаларның күпме булуы мөһим түгел, синең аларга карата мөнәсәбәтең әһәмиятле», - дип билгеләп үтте күпбалалы әти.
«Минем уйлавымча, без үзебезнең гаилә үрнәгендә башка кешеләр өчен шундый ук зур, бәхетле, тату һәм шат күңелле гаиләләр барлыкка килүенә илһам чыганагы да», - дип сүзен йомгаклады Мәрьям Кытаева.
Бүләкләнүчеләр арасында Варламова-Федоровлар гаиләсе дә бар иде, алар алты бала тәрбияли. Марина Варламова – Казан федераль университетының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы доценты (Л.Толстой исемендәге Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе). Ул чит ил студентларын рус теленә өйрәтә. Марина «Ана даны» билгесе белән бүләкләнде һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең «Хатын-кыз – ана» номинациясендә лауреат булды.
Маринаның ире Виктор Федоров Казан федераль университетының Мәгълүматлаштыру департаментында әйдәп баручы программист булып эшли. Ул шулай ук Казан Богородица монастыренең якшәмбе мәктәбендә агачны көйдереп бизәкләр ясау һәм модельләштерү түгәрәген җитәкли.
Варламова-Федоровлар алты бала тәрбияләүләре өчен «Ата-ана даны» медале белән бүләкләнделәр.
Дүрт бала тәрбияләүче Хөсәеновлар гаиләсе күпкырлы эшчәнлек өчен билгеләп үтелде. Ир белән хатын «Без бергә» республика бәйгесендә җиңүчеләр, «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» фестивалендә призлы урын алучылар һәм «Иң яхшы педагогик династия» исеменә лаек булучылар. Лилия Хөсәенова 15 елдан артык 365 нче балалар бакчасында музыка юнәлеше буенча җитәкчелек итә, аның ире Руслан бәйрәм чараларын оештыручы һәм концертлар алып баручы буларак билгеле.
Өч бала тәрбияләүче Габдуллиннар гаиләсенә шулай ук бүләк тапшырылды. Розалия Габдуллина әни ролен фәнни карьера белән уңышлы берләштерә: ул техник фәннәр кандидаты, 50 дән артык фәнни басма һәм дүрт патент авторы. Розалия абруйлы стипендияләргә, шул исәптән В.Потанин, Казан мэры, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасының Махсус дәүләт стипендияләренә ия.

Өч бала тәрбияләүче Романовлар гаиләсенә аерым игътибар бирелде. Гаилә башлыгы – Тимур Романов – махсус хәрби операциядә катнашучы, мотоукчылар полкының медицина хезмәте башлыгы, күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен «Донецк Халык Республикасы Герое» исеменә лаек булды. Ул шулай ук ике Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Бу елны гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үткән Волконадскийлар гаиләсен хөрмәтләү тантананың үзенчәлекле мизгеле булды. Александр һәм Наталья 1974 елда танышалар. Алар дүрт ел очрашып йөргәннән соң, өйләнешәләр. Тиздән парның ике улы туа. Бүген алар алты онык – дүрт кыз, ике малай тәрбияләүче бәхетле әби һәм бабай.
Тантана кысаларында ГХАТ хезмәткәрләре яшь әни Алия Рәҗәповага яңа туган кызының туу таныклыгын тапшырдылар. Моннан бер ай элек дөньяга килгән кызга Сати дип исем кушканнар.