Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2019, 18:36

Казан Мэры Илсур Метшин РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты

Шәһәр башлыгы ТР башкаласында тормышка ашырыла торган иң кызыклы проектлар турында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты. Очрашу вакытында Илсур Метшин кунакларга Казанда тормышка ашырылган һәм хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган иң мөһим проектлар турында сөйләде.

Шулай итеп, шәһәрне яшелләндерү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эш - масштаблы проектларның берсе булды. Нуленче елларда юл буйларында, паркларда һәм скверларда 225 мең агач исәпләнә иде, ук вакытта машиналар саны 300 меңнән артык булган. «100 сквер», «Яшел рекорд», «Чәчәк ата торган Казан» кебек программалар старт алды, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, ә алар артыннан мәдәният сарайларын реконструкцияләү эшләре дә башланды. 180 мең агач, 155 мең куак, 80 мең күпьеллык үсемлек утыртылды. Нәтиҗәдә соңгы 8 елда шәһәрдә парк зоналарының гомуми мәйданы 131 гектарга артты. Бүген Казанда гомуми мәйданы 379 га булган 143 парк һәм сквер бар.

Җәмәгать транспорты өлкәсендә тагын бер мөһим эш башкарылды. Ул чакта маршрутларның кабатлануы һәм контрольсез эшләве нәтиҗәсендә юлларда бөкеләр булдырган иске «ПАЗик» һәм «ГАЗель»ләргә алмашка заманча автобуслар килде. Күчмә составның сыйдырышлылыгы 1,3 тапкырга артты һәм атмосферага пассажир транспортыннан зарарлы матдәләр ташлану 10 мең тоннага кимеде. Бүген автобус паркының уртача яше - 3,5 ел, трамвай паркының - 3,4 ел һәм троллейбус паркының 3,2 ел тәшкил итә.

Мәктәп туклануын оештыруны яхшырту программасы да тәкъдим ителде, аның нәтиҗәсендә Казан укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү 37%-тан 81%-ка кадәр артты.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге «Ачык Казан» проекты бер яктан халыкка шикаять яки гариза бирүне гадиләштерде, икенче яктан аларның идарә итүче компания тарафыннан гамәлгә ашырылуын тизләтте. Мәгълүмат системасы аша 7 ел эчендә халыктан 2,2 миллионнан артык гариза кабул ителде. Үтәлүнең уртача проценты 99% тәшкил итә. Система идарә итүче компания һәм торак милекчеләре ширкәте ягыннан проблемаларга җавап бирүнең уртача вакытын 3,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирде.

Илсур Метшин шулай ук «Игелекле Казан» эшчәнлеге, тышкы реклама өлкәсендәге үзгәрешләр һәм башка проектлар турында сөйләде.

Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев билгеләп үткәнчә, иң кызыклы һәм уңышлы тәҗрибәләрне башка шәһәрләрдә дә кабатларга мөмкин.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Аппараты җитәкчесе Александр Орехов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе аппараты киңәшчесе Михаил Зверев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.

Фоторепортаж
РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашу, 26.04. 2019
Видеорепортаж
26.04.2019 17:56
И.Метшин РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев белән очрашты
Барлык яңалыклар