В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы Ратушада Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә узды
Денис Гордийко фотосы
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән затларга республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Ратушада бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә узды.
Россия теннисчысы, Россиянең атказанган спорт остасы, парлы разрядта Зур шлем турниры (Уимблдон-2025) җиңүчесе Вероника Кудерметова Казанның Мактау китабына кертелде.
«Үзенең казанышлары белән илебезне, республикабызны, башкалабызны, Казан шәһәрен халыкара мәйданда таныткан, яшь буынны илһамландырган, спортны популярлаштыруга ярдәм иткән гүзәл затка аерым игътибар бирергә рөхсәт итегез. Теннисчы, атказанган спорт мастеры, Уимблдон-2025 җиңүчесе Кудерметова Вероника Эдуардовна Казанның Мактау китабына кертелде», – дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин.
«Беренче чиратта шуны әйтәсем килә: мондый бүләк алу минем өчен бик зур дәрәҗә. Туган җиремдә минем нәтиҗәләремне шулай югары бәяләүләре икеләтә шатлык. Гаиләмә, республиканың Казан Теннис академиясенә даими ярдәм күрсәткәннәре, миңа ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үсеп килүче яшь буынга үземнең спорттагы уңышларым, яшәү рәвешем, үз хезмәтем белән үрнәк була алсам, мин бик шат», – диде Вероника Кудерметова.
Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча Милли мәгариф бүлеге методисты Илгизә Ильясова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
«Казанның Халыкара мәктәбе» автоном коммерцияле булмаган белем бирү оешмасының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Сәгыйровага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
«Мелита» җаваплылыгы чикләнгән татар мех сәүдә-сәнәгать җәмгыяте генераль директоры Рәис Гомәровка «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе тапшырылды.
Казан (Идел буе) федераль университетының Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры Юлия Виноградова «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән бүләкләнде.
«Элекон заводы» акционерлык җәмгыятенең 107 нче номерлы автомат цехында 6 разрядлы слесарь-эшләнмәләр остасы Александр Никитинны «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе белән билгеләп үтелде.
«Смена» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Андрей Писаревка һәм «Созвездие – Йолдызлык» иҗади яктан сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Дмитрий Тумановка «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе тапшырылды.
«Барсмед» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш табибы Айнур Әхәтовка, Казан Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаевага һәм «КамаСтройИнвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Эльвира Гобәйдуллинага Казанның Мактау грамотасы бирелде.
«АИМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Чыңгызхан Минуров һәм «ГК Аванти» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Федор Михеев Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шулай ук «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең 1 нче химия терапиясе бүлеге табиб-онкологы – бүлек мөдире Рөстәм Сафинга һәм «М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары, табиб-акушер-гинеколог Татьяна Шиһабетдиновага Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.