В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комиссиядә 20 проект каралды
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында Казанның тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын уздырды. Утырышта катнашучылар инвесторлар тарафыннан шәһәр үзәгендә төзелеш алып бару өчен эшләнгән 20 проектны карады. Комиссия тәкъдимнәрнең күп өлешен хуплады һәм республика ведомствоара комиссиясенә карауга тапшырды.
Марат Мөгыйнов фотосы
Объектлар концепциясен Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина тәкъдир итте. Экспертлар Большая Красная урамында җиде номерлы мини-отель төзү планы белән танышты. Курашов урамында 21 номерлы эшлекле-кунакханә комплексын төзү тәкъдим ителде. Торак төзелеше өлкәсендә Мәҗит Гафури урамындагы проектны тәкъдир иттеләр. Әлеге проект нигезендә әйләнә-тирәдәге тарихи җирлеккә зур игътибар бирелеп, Иске Таш мәчете ераклардан күренеп торсын өчен бинаның катлары үзгәрүчән итеп төзеләчәген аңлаттылар. Шулай ук Адмирал урамында гадәти булмаган, катлаулы рельефлы торак йорт проектын тәкъдим иттеләр.
Проектларның күп өлеше эшче төркем тарафыннан хупланды. Берничә проектка үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде. Нариманов урамындагы эшлекле-кунакханә комплексы аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлылык булдыру өлешендә төзәтмәләр кертүне таләп итте.
Алга таба хупланган проектлар Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралачак.
Утырышта эшче төркем вәкилләреннән тыш, шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, «Иске шәһәр» үзенчәлекле территориясе префекты Айрат Фәизов, төзекләндерү мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Игорь Куляжев, «Казанны үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алексей Горбунов һәм башкалар катнашты.