Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2020, 17:28

Казан Мэры Илсур Метшин гражданнарны онлайн-режимда кабул итте

«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсендә 7 җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген бөтен ил буенча «Бердәм Россия» партиясе гражданнарын кабул итү декадасы башланды. Кабул итүләр партиянең 19 еллыгына багышланган. 10 көн дәвамында халык сорауларына РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле хакимият органнары депутатлары, шулай ук Татарстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалары белгечләре җавап бирәчәк. «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы, Казан Мэры Илсур Метшин беренчеләрдән булып гражданнарны кабул итте. Халык белән аралашу беренче тапкыр видеоэлемтә режимында узды. Бу санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.

Казанлылардан Мэрга кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары, кышкы чорда балалар өчен ял итү, «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм яшьләр сәясәте юнәлеше буенча партия эшчәнлеге турында сораулар килде.

35 яшьлек күп балалы ана Валерия Самарина Илсур Метшиннан шәһәрдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятьтә яңа ел программасы ничек оештырылачагы белән кызыксынды. Мэр билгеләп үткәнчә, Казанда Роспотребнадзор таләпләренә туры китерелеп уздырылачак мәдәни һәм спорт чаралары планлаштырылган.

Шәһәрдә яшьләр сәясәте ничек үсеш алуы турында студент Дмитрий Романчиков кызыксынды. Шәһәр Мэры сөйләгәнчә, күптән түгел Казан шәһәр Думасы каршында Яшьләр парламенты формалаштырылган, аңа 25 актив казанлы кергән, алар үзләренең өлкән хезмәттәшләре белән шәһәр үсеше өчен яңа проектларны гамәлгә ашырачаклар.

«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итүләре 10 көн дәвам итәчәк. Халык сорауларына РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле хакимият органнары депутатлары, шулай ук Татарстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалары белгечләре җавап бирәчәк.

Партиянең Казан җирле бүлекчәсендә 7 җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли. Быелгы елда партиянең җирле бүлегенә 2600-дән артык казанлы мөрәҗәгать иткән, былтыр 2780 кеше. Кабул итүләрне барлык дәрәҗәләрдәге депутатлар, «Бердәм Россия» фракцияләре әгъзалары һәм партия активы үткәрде.

Даими нигездә юристлар, адвокатлар, нотариуслар, прокуратура һәм пенсия фонды хезмәткәрләре консультацияли. Узган елдан партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә «Ювент» шәһәр үзәгенең гаилә психологлары аерым график буенча кабул итә. Психология үзәге белгечләре авыр хәлдә калган балаларны тәрбияләүдә авырлыклар кичергән ата-аналарга, яшүсмерләргә бушлай консультацияләр бирә.

Быел Казан җирле бүлеге 1,3 меңнән артык чара үткәргән.

Барлык яңалыклар