Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2025, 20:12

Казан мэры һәм Якутск мэры хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның июнендә Казан һәм Якутск арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген шәһәр Башкарма комитетында Казан мэры Илсур Метшинның Якутск мэры Евгений Григорьев белән эшлекле очрашуы узды, аның барышында яклар муниципальара хезмәттәшлекне киңәйтү өметләре турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев катнашты.

Хезмәттәшен сәламләп, Илсур Метшин ассызыклаганча, Казан белән Якутскны, ара ераклыгына карамастан, күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бәйли.

Шулай итеп, хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, ике яктан да җәмәгать эшлеклеләре – төрле очрашуларда, эш форумнарында, бәйрәмнәрдә, тәҗрибә уртаклашу чараларында даими катнашучылар. 2021 елның июнендә «Якутия–Татарстан» төбәкара форумы кысаларында Казан белән Якутск арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

19 ел дәвамында Якутск «Евразиянең Берләшкән шәһәрләре һәм җирле хакимиятләре» халыкара ассоциациясенә керә. 2006 елдан Илсур Метшин оешманың Евразия бүлеге президенты булып тора, шул ук елда Евразиядән Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр вице-президенты итеп Якутия башлыгы Айсен Николаев сайланды.

Әңгәмә барышында шәһәр башлыклары шәһәрне планлаштыру һәм үстерү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә мөмкинлекләр турында фикер алыштылар. Уңайлы шәһәр мохите булдыруга һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирелде.
Барлык яңалыклар