Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2024, 08:22

Казан Мэры: «Бу бәйрәм — тәрбия һәм мәгарифнең игелекле эшенә гомерләрен багышлаган шәхесләргә хөрмәт күрсәтү»

Илсур Метшин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең укытучыларын һәм педагогика хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле Казан шәһәре укытучылары һәм педагогика хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм — үз гомерләрен тәрбия һәм мәгариф эшенә багышлаган шәхесләргә хөрмәт һәм рәхмәт. Сезнең эш — ул һөнәр генә түгел, ул зур сабырлык, зирәклек һәм балаларга ихлас мәхәббәт таләп итә торган осталык. Үзегезнең армый-талмый башкарган хезмәтегез һәм даими иҗади эзләнүегез белән сез иртәгәге көнгә нигез саласыз. Сез яшь буынның акылларын һәм йөрәкләрен формалаштыручы, аны яңа казанышларга рухландыручы һәм аның алдында белем дөньясына ишек ачучы кешеләр.

Гадәттәгечә, әлеге бәйрәм алдыннан сезгә кыйммәтле хезмәтегез, игелеклелегегез һәм сизгерлегегез, зирәклегегез һәм тәҗрибәгез, профессиональлегегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Казан үзенең югары белем дәрәҗәсе белән һәрвакыт дан тотты, һәм бу сезнең зур казанышыгыз.

Педагогика хезмәте ветераннарына тирән рәхмәтемне белдерәм. Яшь укытучылар өчен сез — үрнәк, үз һөнәрегезгә тугрылык символы.

Кадерле педагоглар! Һәр көн сезгә башкарылган эшегез канәгатьлек һәм шатлык китерсен, ә укучыларыгыз һәм хезмәттәшләрегез һәрчак янәшә булсын, ярдәм итеп һәм яңа казанышларга рухландырып торсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа һөнәри казанышлар телим!» — диелә котлауда.
Барлык яңалыклар