В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан делегациясе «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессы эшендә катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге Казан делегациясе «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының бу көннәрдә Көньяк Африка Дурбанында уза торган VI Бөтендөнья конгрессында катнаша. Саммит өч елга бер тапкыр уздырыла, ул планетаның өч меңнән артык кече һәм эре шәһәрләреннән, мегаполислардан һәм төбәкләреннән, гражданлык җәмгыятеннән, эшлекле дөньядан һәм фәнни даирәләрдән өч меңнән артык вәкилне үзенә җыя.
Мәйданчык дөньяның төрле почмакларыннан килгән коллегалар белән хезмәттәшлекне җайга салырга ярдәм итә. KZN.RU порталының махсус корреспондентына «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Азия-Тын океан бүлеге президенты, Индонезиянең Сурабаи шәһәре Мэры Три Рисмахарини сөйләгәнчә, конгресс, шулай ук берләшмәдә әгъза булу башка шәһәрләр вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. «Азия-Тын океан төбәгенең территориаль һәм мәдәни аерымлыклары булуга карамастан, бу безгә актуаль проблемаларны – калдыкларны эшкәртү, мәгариф, икътисади кризисларны - хәл итү өчен идеяләр алырга комачауламый. Безнең өчен башка шәһәрләр белән тәҗрибә алмашу зур кыйммәткә ия», - дип аңлатты ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә шәһәрләр өчен бөтендөнья оешмасы чараларында катнашу – ул дөнья аренасына чыгу һәм үзе турында белдерү мөмкинлеге. «Төркестан (Казакъстандагы шәһәр - ред.иск.) тирән тамырларга һәм тарихка ия, әмма без моны тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмый идек. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге безгә нәкъ менә үзебез турында белдерергә һәм төрле чаралар уздырырга ярдәм итә. Өстәвенә, без Төрекмәнстан территориясендә урнашкан мәдәни һәм тарихи мирас объектлары - бөтен халык байлыгы, дип ышанабыз. Монда ук без шәһәрнең тотрыклы үсеше максатларына ирешүнең глобаль куркынычлары һәм методлары турында беләчәкбез. Хәзер безнең кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә үз тәҗрибәбез белән уртаклашу мөмкинлеге дә бар», – дип ассызыклады Казахстан хакиме Рәшит Әюпов.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы – ассоциацияләр, берләшмәләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ирекле халыкара берләшмәсе, ул 2004 елда гражданнарның җирле үзидарәгә хокукларын нәтиҗәлерәк тормышка ашыру максатында төзелгән. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген ныгыту, аларны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү һәм демократик принципларны тормышка ашыру өлкәсендә иң көчле һәм йогынтылы структура булып тора. Бүгенге көндә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» дөньяның 10 меңнән артык шәһәрен һәм ассоциацияләрен берләштерә һәм планетада яшәүче халыкның яртысыннан артыгын тәкъдим итә. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы 7 төбәк бүлегеннән тора. Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге президенты вазифасын били.