Хәзерге вакытта ихтыяҗ булмаган поездларның бер өлеше вакытлыча йөрмәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казанны Екатеринбург, Самара, Пенза, Адлер һәм Санкт-Петербург белән бәйли торган поездлар яңа җәдвәл буенча йөриячәк. Бу коронавирус таралу куркынычы аркасында пассажирлар агымының кимүе белән бәйле. Хәзерге вакытта ихтыяҗ булмаган поездларның бер өлеше вакытлыча йөрмәячәк.
375/118-нче номерлы Казан - Адлер поезды туктатыла. Казаннан поезд 8-нче апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр, Адлердан 10-нчы апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр йөрмәячәк. Үзгәрешләр тукталышсыз хәрәкәт итә торган вагоннарга кагылачак.
Шулай ук 375/376-нчы номерлы Казан - Пенза поездының йөреше үзгәрә. ТР башкаласыннан поезд 8-нче апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр, Пензадан 12-нче апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр йөрмәячәк.
239/240-нчы номерлы Екатеринбург - Казан поезды йөреше түбәндәге көннәрдә гамәлдән чыгарыла: Екатеринбургтан 8, 12, 14, 20, 22, 28 апрельдә, 14, 18, 20, 22 майда, Казаннан - 9, 13, 15, 21, 23, 29 апрельдә, 15, 19, 21, 23 майда.
125/126-нчы номерлы Самара - Казан поезды да хәрәкәт итмәячәк. Самарадан поездлар 7-нче апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр, Казаннан 8-нче апрельдән 12-нче декабрьгә кадәр йөрмәячәк.
Шулай ук 133/134-нче номерлы Казан - Санкт-Петербург поездының хәрәкәт итү ешлыгы да кыскара. Казаннан поезд 11-нче апрельдән 25-нче апрельгә кадәр так санлы көннәрдә, 12-нче майдан 30-нчы майга кадәр җөп санлы көннәрдә йөриячәк. 1-нче июньнән 31-нче июльгә кадәр так санлы көннәрдә, 2-нче августтан 30-нчы августка кадәр җөп санлы көннәрдә хәрәкәт итәчәк. 1-нче сентябрьдән 31-нче октябрьгә кадәр так санлы көннәрдә, 2-нче ноябрьдән 12-нче декабрьгә кадәр җөп санлы көннәрдә йөриячәк.
Поезд Санкт-Петербургтан 12-нче апрельдән 24-нче апрельгә кадәр җөп санлы көннәрдә, 13 майдан 31 майга кадәр - так санлы көннәрдә, 2 июньнән 30 июльгә кадәр - җөп санлы көннәрдә, 1 августтан 31 августка кадәр - так санлы көннәрдә барачак. 2-нче сентябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр җөп санлы көннәрдә, 1-нче ноябрьдән 12-нче декабрьгә кадәр так санлы көннәрдә йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, ерак араларга кире кайтарып булмау тарифы буенча поездларга билет алган пассажирлар аларны тимер юл кассаларында гына түгел, онлайн да кайтара алачак. Билетларны 10-нчы апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр ителә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте сайтында.