Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 27-нче гыйнвардан Казан - Аэропорт – Казан һәм Казан - Зөя шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
6710-нчы номерлы Казан - Аэропорт юнәлешендә хәрәкәт итүче шәһәр яны поезды «Казан» станциясеннән 18.10 сәгатьтә кузгалачак (биш минутка соңрак). Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. «Аэропорт» станциясенә 18.38 сәгатьтә киләчәк (биш минутка соңрак).
Җәдвәл 6358-нче номерлы Канаш - Казан шәһәр яны поездыннан күчеп утыру мөмкинлеге өчен үзгәртелгән.
Шуңа бәйле рәвештә 6711-нче номерлы Аэропорт - Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк. «Аэропорт» станциясеннән 18.54 сәгатьтә (биш минутка соңрак) кузгалып китү планлаштырылган. Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. «Казан» станциясенә 19.22 сәгатьтә (биш минутка соңрак) киләчәк.
Шулай ук 6359-нчы номерлы Казан - Зөя шәһәр яны поездының җәдвәле дә үзгәрәчәк. «Казан» станциясеннән 19.29 сәгатьтә (ике минутка соңрак) китә, аннары «Бишбалта бистәсе» станциясенә – 19.33-19.34, «Лагерная»га - 19.37-19.38, «Иске Аракчино»га - 19.41-19.45, «Яңа Аракчино»га - 19.44-19.45 сәгатьтә килеп җитә, алга таба поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. «Зөя» станциясенә 20.42 сәгатьтә килү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), шулай ук сайттан алырга мөмкин.